Хатирәләр уйный күңелемдә
Уйларымны яулый аптыраш
Күл буена төшсәм балачакның
Баскычына менәм яртылаш.
Ай шәүләсе кичке күл өстендә
Дулкыннарда ятып калтырый
Җәйге төннең җылы кочагында
Су өстендә күзгә ялтырый.
Моңын сайрап үрә сандугачлар
Әйтерсең лә кунган йөрәккә
Һушым китеп басып тыңлап торам
Күңелләрне өзә бигрәктә.
Күл читендә үскән камышлыкта
Җырын җырлый кичке бакалар
Су буенда узган яшьлекләрнең
Җыеп килгән серен саталар.
Көтүчедән качып ашап йөри
Иярле ат яшел болында
Кырны тынлык алган, җил дә исми
Тузан кунган басу юлында.
Еракларда яшен күкне кисте
Яңгыр чыга бугай дөбердәп
Әкияттәй матурлыкны күреп
Тәннәр китә кебек чымырдап.
Бераздан соң , кайтырга дип чыктым
Ай шәүләсе мине озатты
Күңелемне баскан авыр ташы төште
Сагышлардан җанны төзәтте!
29.04.2020
Фәнүз Батталов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 23
Чишмэ башын кемгэ терэлгэн?!
Сагышлы Жан офыкларны бизэп,
Тиннэр эзли серле тоннэрдэн..