Предыдущая публикация
кадерлем,
Сөекле дускаем хуш инде...
Сузылган яшьлекнең
Иң соңгы мизгеле шушы инде.
Син - кәләш,
Сереңне иркәңә чиш инде.
Хисләрдә уртаклык кимеде,
Син хәзер икенче кеше инде.
Әйт дустым,
Нинди ул теләкнең изгесе?
Җитәрме бәхетле бул дисәм,
Бәхетме тормышның көзгесе?
Бәхеттер...
Мөгаен кешегә иң кирәк бәхеттер...
Телимен йөрәгем түреннән
Бергәләп табыгыз БӘХЕТНЕ.
Истә тот,
Кадерле Һәм серле сүзләрне,
Күңелеңдә тирәнгә уелсын
Безнең саф хисләрнең эзләре
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 16