Предыдущая публикация
Нигә ашыга соң ул.
Бу елны иске диярбез,
Кайчан искерде соң ул.
Ә гомерләр бик тиз үтә,
Сизмичә дә калабыз.
Ашыгып ел озатабыз,
Елны каршы алабыз.
Иске ел диябез берсен,
Яңа Ел дип килгәнен.
Зур бәйрәм ясап көтәбез
Елның яңа дигәнен.
Әле генә без бу елны
Яңа ел дигән идек,
Яңа Елда яңа матур
Киемнәр кигән идек.
Яңа кием дә искерә.
Ертыла,туза икән.
Бер ел гомер шуның кадәр
Нишләп тиз уза икән.
Килгән саен Яңа Еллар
Һаман яңара күңел.
Күңел генә мәңге яшь ул,
Ул искерми,ел түгел.
Берәм-берәм иске еллар
Мәңгелеккә китәләр.
Алар ашыкмыйча гына
Безне шунда көтәләр.
15 декабрь 2015ел
.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев