Предыдущая публикация
Нигә ашыга соң ул.
Бу елны иске диярбез,
Кайчан искерде соң ул.
Ә гомерләр бик тиз үтә,
Сизмичә дә калабыз.
Ашыгып ел озатабыз,
Елны каршы алабыз.
Иске ел диябез берсен,
Яңа Ел дип килгәнен.
Зур бәйрәм ясап көтәбез
Елның яңа дигәнен.
Әле генә без бу елны
Яңа ел дигән идек,
Яңа Елда яңа матур
Киемнәр кигән идек.
Яңа кием дә искерә.
Ертыла,туза икән.
Бер ел гомер шуның кадәр
Нишләп тиз уза икән.
Килгән саен Яңа Еллар
Һаман яңара күңел.
Күңел генә мәңге яшь ул,
Ул искерми,ел түгел.
Берәм-берәм иске еллар
Мәңгелеккә китәләр.
Алар ашыкмыйча гына
Безне шунда көтәләр.
15 декабрь 2015ел
.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12
Саный,саный уздырамын
Ходай биргэн шушы гомерне.
"Алып" булмый, гел"кушамын";
Укыганым эллэ дорес тугелме?!
Язмасамда артып бара-
Узган елларымнын сыйфыры.
Артса,артсын(кимемэгэч)-"тигезлэмим"
"Тигезлектэ" - анын ахыры
Саный,саный яшэп ятам,
Насыйп булган якты доньяда.
Саннар арта "чиксезлек"кэ
Э сыйфырлар бары ун гына.
Ничэ тапкыр, инде "тпкырладым",
Тик тапмадым жирдэ дореслек.
Мин яшимен гуя"мэнгелектэ"
Э гомерем эллэ"бер конлек".
"Алып"карыйм эле "мэнгелектэн"
Ходай бирген "бер кон"не
Йорэккэем бэлки тынычланыр,
Кадрен белер кыска мизгелнен.