Предыдущая публикация
Камышлыда үскән биш егетне,
Чакырдылар хәрби хезмәткә.
Гөрләп торды авыл бүген,
Бәйрәм үтте шушы хөрмәткә.
Армияга китте яшь егетләр,
Җырлап узып,урам буйлатып.
"Хәерле юл"диде салкын чишмә,
Ак каеннар калды озатып.
Авылдашлар,дуслар,шәп егетләр,
Ил сакларга теләп киттеләр.
Сынатмаслар алар,ышанабыз!
Тырыш булып, буйга җиттеләр.
Кочагына алып әниләре,
Яшерен генә сөртте күзләрен.
Еллар тыныч булсын,җыелышып,
Каршыларбыз әле үзләрен.
(с)СанияГарифуллина
#конкурс_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12