Предыдущая публикация
Йөрәгемнең түрләрендә
Исемең калган уелып.
Хәтирәләр булып яши
Яраларга сыенып.
Безнең язмыш ике елга.
Борма-борма юллары.
Сизелми дә ага икән,
Әй,гомерем еллары.
Адашыпмы синең моңнар,
Чиртә күңел кылларын.
Серләр булып саклана.
Сөю тулы җырларың.
Тирән күлдәй күзләрең дә
Салган иде сагышка.
Ә шулайда рәхмәтлемен.
Күкләр язган язмышка.
Синсез үткән гомеремә.
Бер кайчан үкенмәдем.
Сөюләрем көчле иде.
Кил,диеп үтенмәдем.
Йөрәгемнең түрләрендә
Исемең уелып калган.
Мәхәббәтең йөрәгемә
Төзәлмәс яра салган.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 38