Предыдущая публикация
Авыл йоклый,тынлык бозып
Кошлар сайрый тирәктә.
Ашыга кеше бер ни күрми.
Сокланып яшәү кирәк тә.
Иртәнге чыкта ялан аяк.
Үт син яшел чирәмнән.
Шундый рәхәт йөрүләре.
Тәбигать җәйгән келәмнән.
Зәңгәр күктә ак болытлар.
Әйтерсең ап-ак җилкән.
Сокланып озатып калдым.
Болытларны мин иртән.
Үзе усал кычыткан да.
Тирә-якка ямь бирә.
Әйтә сыман миләшләре
Сереңне безгә сөйлә.
Бу дөньяның матурлыгын
Язып бетереп булмый.
Сукыр булса күңел күзең.
Моң ,назлар белән тулмый.
Дөнья матур,киң дә үзе.
Йөзеп чыгарлык түгел.
Тоеп яшим гүзеллекне.
Шуңа шатлана күңел.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_СанияГарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7
Рәхмәт сиңа Сания