Безнең милли батырыбыз,
Салават Юлай улы,
Горур бөркеләр төбәгеннән,
Башланган гомер юлы.
Яраткан ул киң Уралын,
Урманнарын,елга,суларын.
Атта чабып баскан,диләр
Йөрәге ярсуларын.
Сөю тулы шигырләрен,
Үзе салган көйләргә.
Телдән телгә күчеп алар.
Җиткән безнең көннәргә.
Кызу канлы,туры сүзле,
Булган диләр, Салаватны.
Юлдаш иткән ук-җәяне,
Үзе кебек тугыры атны.
Халкы өчен,гәзиз җире өчен,
Типкән яп-яшь йөрәге.
Азат жирдә,азат яшәү,
Булган иң зур теләге.
Башкортларны күтәргән ул,
Изге,олы көрәшкә.
Мишәр,татар,чувашлар да,
Кушылганнар бу эшкә.
Көчләр тигез булмаган шул..
Җиңгән явыз дошманнар.
Ярдәм иткән бит аларга,
Куркак җаннар,куштаннар.
Богау салып,"бунтарь"диеп,
Озатканнар сөргенгә.
Хәттә таш кыяда елаган,
Түзә алмый бу көнгә.
Тоткынлык та,әстрлек тә,
Батырны сындырмаган.
Сагынуларын,сагышларын,
Җырларын да саклаган.
Бик ерактан күрегеп тора,
Салаватның һәйкәле.
Ул әле дә безнең белән,
Ул һаман да яшь әле.
Салаватның көчле рухы,
Саклап тора, күзәтеп.
"Башкортым,син ялгышма",дип
Тора һаман кисәтеп.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4