Предыдущая публикация
Салмак кына атлап киләм.
Авыл йокыга талган.
Юлларыма сихри нурлар.
Сузылган тулган айдан.
Җем-җем итеп йолдызлар.
И бииләр әйләнеп.
Яшьлегемә кайтып барам.
Уй-хыялга бәйләнеп.
Балачагым уйнап йөри.
Шомыртлы тугаенда.
Яшьлегем чыкты йөгереп.
Ак чәчәк кулларында.
Акылым артымнан кисәтә.
"Җитте"-ди ул."Шашынма!"
Ак яулыклар бәйләгән.
Картлык килә каршыңа.
Юлга чыктым хәтирәләрне.
Күңелгә төйнәп алып.
Яшьлек-Картлык арасына.
Хыялдан күпер салып.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9