Предыдущая публикация
Заманалар гына түгел,
Үзәрдек бит үзебез.
Гореф-гәдат онытылды,
Ярты-йорты телебез.
Оят,намус кайда киткән?
Кеше белми..Битараф.
Упкынга юл тоттыкмы,
Егылсак эшләр харап.
Юшкын утырдымы күңелгә?
Әллә суктымы кырау?
Төннәрем йокысыз үтә,
Газаплый шушы сорау.
Янып торган йөрәкләргә,
Әллә тутык кагылды?
Тыныч яшәгән чакларны,
Җаным бигерәк сагынды.
Күршегә күрше керешми,
Берсе ярлы,берсе бай.
Аптырап шушы хәлләргә,
Моңсулана күктә ай.
Капкаларга гына түгел,
Күңелгә элдек йозак.
Үзебезгә үзебез шулай,
Корабыз икән тозак.
И ,дөнья куган булабыз,
Шөкер итә белмибез.
Тирәк якның матурлыгын,
Сукырайдык..Күрмибез.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6