Син кем?- диеп миннән сорасагыз
Мин бер гади авыл баласы.
Туган телем бөек Тукай теле.
Колагымда чыңлый сорнае.
Яратам мин Җәлил шигырләрен,
Сәйдәш көен,Ильһам җырларын.
Бәләкәйдән беләм"Су анасын"
Шүрәлеле матур Кырлаен.
Кайда тудың?- диеп сорасагыз,
Ерак калды анысы билгеле.
Яшәү җирем- гүзәл Башкорт иле.
Миңа якын аның һәр җире
Хөрмәт итәм батыр Салаватын.
Тыңлап үстем башкорт кураен.
Шуңа микән инде үземне дә.
Башкорт кызы итеп тоямын.
Ыруың кем?- диеп сорасагыз
"Бәйсү" -диеп әйтәм билгеле.
Йөрәгемдә кызу атам каны.
Аның төсе миндә,казах җаны.
Төшләремә керә далалары,
Домбра чыңы,ярыш атлары.
Елкы куа сыман әле hаман,
Яше-карты ,ир-ат затлары
Син кем?- диеп миннән сорасагыз,
Мин бер гади авыл баласы.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 19