Куркыныч хәл – үлем җәзасына
Кемнәрнедер хөкем итәләр.
Хөкем ителгәннәр сәгать санап,
Каты җәза – үлем көтәләр.
Шикаять итәргә вакыт бик аз,
Алары да үтә йөгереп.
Сәгать башка суга чаңнан яман,
Акыл зәгыйфләнә иң элек.
Яман чире шундый җәзага тиң,
Гүя инде хөкем ителгән,
Дәвалаулар, өшкерүләр бушка,
Тик йөрү бар упкын читеннән.
Шикаять итүләр һич файдасыз,
Башта дөп-дөп килеп чаң суга,
Хөкем ителүче кешеләрдәй
Кул салына, җаннан аң чыга.
Яман чирен татыган кешеләр
Җир тәмугын бәлки үтәдер,
Ә колакта дөп-дөп әҗәл моңы,
Ул җан бирүчене көтәдер.
Җәза була гаеп кылганнарга,
Чир татучы нидә гаепле?
Куркыныч хәл: җәза һәм яман чир,
Икесе дә итә мәетле.
Венер ФӘТТАХ 03.07.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3