Предыдущая публикация
Күп кенә сораулар буенча (ел саен сорыйлар) шушы кайнатманың рецебын кабатлап куям. Искиткеч тәмле була.
🍓Җиләк кайнатмасы🍓
🔹1 кг җиләк
🔹1,200гр шикәр комы.
Бакча җиләгеннән бу кайнатма. Эреләрен кискәләп салдым.
1 кг җиләккә 800 гр исәбеннән шикәр комын салып болгатып куйдым. Үзенең суты(согы) чыккач 5-7 минут кына кайнатып алдым. Суынгач кабат кайнау дәрәҗәсенә җиткердем, калган 400 гр шикәр комын салып болгаттым. Һәм тәмле кайнатма әзер.
Бәрәкәтле ризыклар булсын, дусларым!
Кадрия Ишмурзина
#йортбакча
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев