Хәтер дигәнең.
Анда синең олы язмыш -
Күпме күргәнең!
Учларыңа җаның тотып
Елаганнарың,
Бер гөнаһсыз булып та,
Кыйналганнарың...
Гашыйклыктан исәр булып
Дөрләгәннәрең,
Яныңдагы мәхәббәтне
Күрмәгәннәрең...
Сине ихлас яратканны
Сизмәгәннәрең,
Чын сөюнең әлифбасын
Белмәгәннәрең.
Тапканыңны кадерләми
Югалтканнарың.
Суларга салып сереңне,
Ут йотканнарың.
Дуслар белән яшәдем дип
Ялгышканнарың.
Мин һәрвакыт хаклы диеп,
Саташканнарың.
Иртәгесен төзәлергә
Антлар биргәнең.
Үтәлмичә калганнарың -
Күктән йөргәнең.
Өметләрдә ялкынланып,
Дөрләп янганың.
Ышанычның көле булып
Җилгә сарганың.
...Барлый күңел үткәннәрне -
Чыда, түз генә!
Адәм хәтердә кайтадыр
Гомер көзенә:
Хәтерне җитәкләп атлыйм,
Янәшәмдә чаптарым.
Күзне яшьләргә чылата
Саг(ы)ну тулы чакларым!
Вазыйх Фатыйхов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев