Яшьтәшләрдән аерылып,
Барган юлдан каерылып,
Балачакта торып калганмын.
Йөрим һаман мин адашып,
Өннәремдә дә саташып,
Вакытка мин буа буганмын.
Күәштә балык сөздереп,
Кызыл ярда ат йөздереп,
Су кошыдай чумып уйныймын.
Ташлыкулда чишмә казып,
Ком өстенә хатлар язып,
Ярдан сикереп, уйнап туймыймын.
Яр карлыгачына дәшеп,
Сандугач белән сөйләшеп,
Яланнарда йөрим, шуышам.
Чирәмнәрдә тәкмәч атып,
Болын җиләкләрен татып,
Күбәләкләр белән куышам.
Маңгазыда ал таң аткан,
Таллар арасында яткан
Төлке балаларын уятам.
Көтүдән минемчә качкан,
Үзенә тар сукмак тапкан
Кәҗә бәтиләрен уйнатам.
Башкалардан аерылып,
Туган якка каерылып,
Ничек шунда торып каласы?
Сагышлардан башым каткан,
Килә егылып канга баткан
Малай кебек акырып еласым.
ХГФ
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев