Ничә еллар инде
Хыялымда сиңа хат язам.
Күпме ялварсам да, синнән генә,
Синнән генә җавап юк һаман.
Чәчләремнән сыйпап назлаганың
Ахыргача калыр исемдә.
Шул наз белән назлыйм баламны мин,
Назлыйм аны синең өчен дә
Әти, әти! Кылган һәр эшемә
Ризалыгың сорыйм Ходайдан.
Бәхил булып миңа елмаюың,
Моңаюың күрәм мин айдан.
Назларыңны бик аз татыдым шул,
Кыска булды никтер гомерең.
Иң татлы төш кебек ымсындырып,
Күрендең дә... мәңге күмелдең.
Әти, әти! Бар назымны кушып,
Мин хат яздым сиңа бүген дә...
Җавап килмәс, бакый еллар аша
Очрашырбыз җиһан түрендә.
Элеккечә, назлы гөл шикелле,
Алларыңа башым салырмын.
Чәчләремә инде чал иңсә дә,
Нәни кызың булып калырмын.
Әти, әти! Элеккечә сөеп,
Алларыңа башым салырмын.
Шәмсия Җиһангирова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев