Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (11)
– Кызым! – Хәят агарынды. Рәнҗеде... Тик шул рәнҗешен аңа күрсәтергә теләмичә йөзен читкә борды, күз яшьләренә буылды, түбәнсенеп, башын аска иде, аннан тез чүкте.
11
Җүләрләнеп, ашкынып капкага таба йөгергән карчыкны Зәйнәпнең кискен, искәртүле тавышы туктатты:
– Син кая, Хәят апа?!
– Капка төбенә ат килгән, – дип ыңгырашты кулларын күккә таба сузган карчык. Бу саташу иң биек ноктага менеп җиткән, аннан тиз генә төшәм димә инде син!
– Нинди ат?
– Җәйләүдән кайткан... Кертергә кирәк.
– Син кертергә тиешмени аны?
– Ир-ат эше миңа калды, – диде карчык. – Атаң сиңа өмет баглаган иде, син аның өметен акламадың. Туган нигезеңне туздырасың...
– Әйе, мин гаепле инде, мин, һаман да мин! Нишләп соң әле бөтен начарлыкны бер миннән генә эзлисез?! Ә бәлкем, син гаепледер барысына да, ә?! Ни пычагыма дип син мине монда чакырып кайтардың?! Син үзең гаепле, син! Син әтигә кияүгә чыкмаган булсаң, мин, бәлкем, авылдан китмәгән дә булыр идем. Бәлки, бөтен бәланең башын синнән эзләргә кирәктер, ә?!
– Кызым! – Хәят агарынды. Рәнҗеде... Тик шул рәнҗешен аңа күрсәтергә теләмичә йөзен читкә борды, күз яшьләренә буылды, түбәнсенеп, башын аска иде, аннан тез чүкте.
– Хәят апай... әнкәй... – Зәйнәп карчыкны күкрәгенә кысып алды. Аңа оят иде. – Кичер мине, каты әйтеп ташладым, ачуланма, зинһар!
– Кызым... мин бит сине сагындым. Синнән башка якын кешем юк бит минем. Ташлама мине...
– Юк, юк, мин сине беркайчан да ташламам... Ой, кулларың салкын, сиңа җылы кирәк, җылы җитми сиңа, җылы... Әйдәле, төрен әле менә шушыңа, төрен... – Зәйнәп өстенә бөркәнгән шәлен карчыкның иңенә салды, кочаклап аны бусагага утыртты. Үзе дә, тезләнеп, аның янына чүкте, иркәләде, кочты. – Әй кадерлем минем... Ялгызкаем минем... Әй кадерлем минем... Без бит ялгызлар... синең белән... без барыбыз да ялгызлар...
(Ахыры бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4