КОРЪӘН АШЛАРЫ УЗДЫРУ ТӘРТИБЕ ТУРЫНДА
Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре масштаблы урын ала башлады. Мәчетләрдә, кафе-рестораннарда үткәрү модага кереп китте. Дөресен әйткәндә, Совет чорында, «халыкка мәчеттә авыз ачтыру» дигәнне без белми -ишетми идек. Анда уздыруның уңай яклары да бар: мәҗлес оештырырга теләгән кеше мәчеткә, мәсәлән, акчасын гына бирә, анда әзерлиләр, кешенең үзенең мәшәкате керми, кунакларны шунда гына чакыра да, килеп матур гына утыра да, рәхәтләнеп дога кылып, китеп бара. Бер караганда, җайлы әйбер һәм мәчетләргә дә кулай.
Мәчеттә уздырган ашка кеше килә. Намаз укымаса да, дини вәгазь тыңлап, Коръән сүрәләрен, догалар ишетеп китә. Менә шундый файдалы ягы бар.
Билгеле, ашларны өйләрдә дә үткәрергә кирәк. Чөнки өйдә үткәрелгән мәҗлеснең өстәмә саваплары була:
беренчедән, өйгә кунак керә. Пәйгамбәребез салләллааһү гәләйһи вә сәлләм: "КУНАК КЕРМӘГӘН ӨЙГӘ ФӘРЕШТӘЛӘР ДӘ КЕРМИ!" - ди.
Икенчедән, өйгә кунак кереп, өйгә дога кылып чыгып китә. Бу – кунак догасын алу дигән сүз.
Өйдә Коръән укыла, Коръән шушы нигезгә укыла, шунда фәрештәләр килә, шунда иминлек, тынычлык, бәракәт иңә!
Кешене өеңә кертү, алар белән бергә утыру, аралашу, аларны кунак итү – үзара араларны якынайту, мөгәмәләрне ныгыту була. Шуның өчен дә кунакларны өйгә җыюны һич онытмаска кирәк. Хәзерге заманда еллар буена кунаклар чакырылмаган өйләрне дә очратырга була.
МӘҖЛЕСЛӘРНЕ ҮТКӘРҮ ТУРЫНДА.
Мәҗлесләр, әлбәттә, дини ният белән үткәрелә. Бисмилләәһ әйтеп, Коръән сүзләре белән башлана. Вәгазь сөйләнә, Корьән сүрәләре укыла. Мондый мәҗлесләргә, әлбәттә, фәрештәләр килә, Аллаһ сүзе сөйләнгән җирдә Аллаһы Тәгалә шунда утырган кешеләрнең гөнаһларын кичерә, гафу итә.
МӘҖЛЕС ТӘРТИПЛӘРЕ.
Мәҗлестә, бары хәләл ризыклар гына булырга тиеш! Пәйгамбәребез салләллааһү гәләйһи вә сәлләм әйтә:
"Табын хәзерләгәндә бурычка кереп китеп, үзегезгә авырлык китерерлек итеп хәзерләмәгез", – ди. Бездә – татарларда «узышып табын әзерләү» дигән нәрсә бар. Берсеннән күреп чыгалар да, икенчесе дә шул тәгамнәрне куя башлый. Хәзер өстәлебезгә елдан-ел төрле ризыклар өстәлә бара. Ә күп очракта бу ризыкларның яртысы түгел, чиреге дә ашалмый, өстәлдә шул килеш кала. Димәк, ризык исраф ителә. Мәҗлес хәзерләячәк икенче кешегә бу авырлык тудырырна мөмкин. Чөнки кемдер күреп: 'Мин болай итеп табын хәзерли алмыйм инде, шуңа кунак чакырмыйм, хәзерләнмим", – дип әйтергә мөмкин.
Киңәшем: әгәр дә берәр фәкыйрьрәк кеше мәҗлес үткәрергә уйласа, өстәлдә күп төрле ризыклар булсын дип, тырышмасын. Булдыра алган кадәр эшләсен дә, ихлас күңелдән кунакларын чакырсын. Иң мөһиме – аның ЧИСТА КҮҢЕЛЕ һәм НИЯТЕ!
КҮЧТӘНӘЧ ТУРЫНДА.
Гәдәттә, мәҗлескә килгән кунак күчтәнәч белән килә. Бу – күркәм, саваплы, бәракәтле гамәл. Кунак кешегә үз күчтәнәчен табынга кую дигән гадәте тә бар. Болай кую – шәригать буенча тыелмый. Кеше күчтәнәчкә берәр нәрсә алган вакытта үзе теләгән: күзе төшкән, ашыйсы килгән әйберне ала. Шуңа күрә аның алдына үзенекен куйсаң, күңеле була.
ТАБЫН АРТЫНДА УТЫРУ ТӘРТИПЛӘРЕ. Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи вә сәлләм Бисмилләәһ әйтеп, алдыңдагыны гына ашарга, тегендә-монда үрелеп утырмаска киңәш иткән. Әгәр ризыклар төрле урынга куелган булса, үрелеп алудан бернинди зыян юк.
АШТА КЫСТАУ.
Безнең халкыбызда: «Әйдә! Әйдә!» – дип кыстарга яраталар. Кыстап, хуҗа кунакның күңелен күрә. Оялчан кешеләр килсә, бик күркәм әйбер. Әмма артык кыстау да зыянлы булырга мөмкин. Кайвакыт, туктаусыз кыстап торгач, кеше уңайсызлана башлый.
Динебездә: "ТАМАК ТУЙГАННАН СОҢ АШАРГА ЯРАМЫЙ!" – диелә. Артыгын кыстап, кешене гөнаһка кертергә мөмкин.
Туйганнан соң ашау – кеше өчен хәрәм булуын онытмыйк.
АШТАН КҮЧТӘНӘЧ АЛУ ТУРЫНДА.
Мәҗлес тәмамлангач, ризыкларны күчтәнәч итеп, кунакларга биреп җибәрәләр. Табынга бәлешләрне махсус пластик тәлинкәләргә, тартмаларга салып чыгаралар. Бу – күркәм гадәт. Беренчедән, күчтәнәч белән киткән кунакның күңелле була. Икенчедән, калган ризыкның бер өлеше исраф ителми. Күчтәнәч өләшү – шулай ук хәерле гамәл.
Әгәр хуҗа үзе сиңа күчтәнәчне бирмәсә, яки бәлешләр махсус тәлинкәләргә куелмаса, үзеңә табыннан нәрсәнедер җыеп китү – тәрбиясезлек санала. Ә син белмисең: бәлки, хуҗа соңыннан тагын берәр төркем кунаклар чакыргандыр. Шуңа күрә, хуҗа әйтеп, үзе бирмәсә, табыннан ризык алмау хәерле.
ТАБЫНДА УТЫРУ ТӘРТИБЕ
Коръән мәҗлесләрендә мөселманнарга ирләр белән хатын-кызларга бер табын артында утыру киңәш ителми. Бу гөнаһ булып санала. Шуңа күрә ирләр – аерым табында, хатыннар – аерым табында. Әгәр дә бергә җыярга туры килсә, аларга аерым табын, яки аерым бүлмә хәзерләргә кирәк. Аерым көннәрне җыйсаң, тагын да хәерлерәк. Элек шулай булган да ул. Ирләр табынында Коръәнне мулла укыган, хатын-кызлар табынында – абыстай укыган.
АШКА КИЕНЕП КИЛҮ ТУРЫНДА
Киемгә килгәндә, ирләр гел шәригать кушканча киенә, ачык киемнән йөрми. Хатын-кызларга килгәндә, проблемалар күп. Мәҗлескә килгән кайбер хатын-кызларның итәкләре кыска, чәчләре чыккан, муеннары, колаклары, изүләре, куллары ачык, тырнаклары озын һәм буялган була.
Күлмәк тубыктан өстә икән – кыска дигән сүз.
Хатын-кызның чәче, колаклары, муены, беләзеккә тикле куллары, тубыкка чаклы аяклары – ГАУРӘТ санала.
Әгәр берәрсенең гаурәт саналган җире ачык булса, бу мәҗлескә фәрештәләр килми. Фәрештәләр килмәгәч, без бик күп бәракәттән колак кагабыз дигән сүз.
КОРЬӘН МӘҖЛЕСЛӘРЕНӘ ХАТЫН-КЫЗЛАРГА ЯБЫК КИЕМНӘН КИЛҮ – БИК КИРӘКЛЕ, САВАПЛЫ һәм МӘҖБҮРИ ГАМӘЛ.
МАНИКЮР ТУРЫНДА
Мөселман хатын-кызының тырнагы булмаган булырга тиеш! Тырнагы үскән, буялган кешенең тәһарәте дә, намазы да дөрес булмый.
Пәйгамбәребез салләллааһү гәләйһи вә сәлләм:
"Озын тырнак астында шайтаннар яши" – дип әйткән. Тырнак озынрак булган саен, аның астында шайтаннар да күбрәк була.
МӘҖЛЕС ВАКЫТЫ
Һәрбер нәрсәнең үз вакыты була. Мәҗлестән дә үз вакытында китә белергә кирәк. Хуҗа: "Ярар, китегез!" – дип, куып чыгара алмас бит. Шуңа күрә, вакыты җиткәч, матур итеп китеп бару – әдәп-тәртипкә керә торган әйберләр.
СӘДАКА ТУРЫНДА
Мәҗлесләрдә сәдака тараталар. Кайбер абыстайлар: "Сәдака таратырга кирәк түгел, бу – дөрес түгел", – дип тавыш чыгара башлады.
Сәдака биргән кешегә беркайчан да каршы төшәргә кирәкми. Кешенең күңелендә бирү теләге бар икән, ничек инде син аңа: «Бирмә!» –дип әйтә аласың?! Килер бер көн, син тартып та ала алмассың ул кешеләрдән әйберне. Шуңа күрә үзләре бирәләр икән, алырга кирәк.
«Мин сәдакага мохтаҗ түгел», – дип, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Мохтаҗ түгелсең икән, тавышланма, ал да башка кешегә бүләк ит. Яныңда мохтаҗ күршең, туганың бардыр, юк икән, мәчеткә илтеп бир.
Кайбер мәҗлесләрдә сәдаканы тәлинкәләргә җыялар, аннан соң яки хуҗага, яки мәчеткә бирәләр. Бу да шәригатькә каршы килә торган әйбер түгел. Кулдан-кулга таратып йөргәнче, шул тәртиптә сәдакаларны бирергә була.
СӘДАКА КҮЛӘМЕ
«Сәдаканы биргәндә, күпме бирергә?» – дигән сүз дә бар. Әлбәттә, мөмкинчелектән чыгып бирелә. Монда инде «энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» – дигән сүз бар. Ләкин «энә дә – бүләк» – бу фәкыйрьләр өчен. Фәкыйрь кеше, «әз бит, әз!» – дип, бирергә оялмасын, чөнки аның мөмкинчелеге шулай. Ә бай кеше әз итеп бирүдән оялсын. Чөнки бай кешенең мөмкинчелеге күбрәк. Күбрәк бирсә, аңа савабы да зуррак була, дөресрәк тә була бу сәдака. Шуңа күрә, «энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» дигән сүздән чыгып,
Сәдаканы сорап та алмыйлар, кемдер бирми икән – ул аның үз эше. Инде сәдака тараттылар икән, өстәмә бәракәт, өстәмә дога кылына шул сәдакаларга
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев