Бисмилләәһир - рәхмәәнир - рахим.
Йә Раббым , йә Раббым , йә Раббым!
Коръән аятләрен укыгандагы догаларымның хасил булган әжер саваплары минем газизләремнең гамәл дәтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде.
Укыган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен иман нуры белән нурландырсаң иде , кабер газапларыннан коткарсаң иде.
Кыямәт көнендә аларны бөтен хата - кимчелекләре , гөнаһалары гафү ителгән хәлдә терелтсәң иде.
Үземә , гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып , сәдәкаләр биреп , даими догалар кылырга насыйп итсәң иде , акылларымнан аермасаң иде.
Амин , амин , амин.
Йә , Раббым!
Укыган Коръәнем кыямәт көненә кадәр жан азыгы булса иде.
Дөньядан әхирәткә күчкәч , хәзерләп куйган ризыгым булып , файдасын күрсәм иде.
Каберемдә нур , мизан янында яклаучы , сыйрат күперендә култыклап баручы юлдаш булса иде.
Дөньямда хәтем иткән Коръәнем балаларымны , үземне , туганнарымны , якыннарымны бәлә - каза , афәт - хәсрәт , зыян - зарарлардан сакласа иде.
Дөнья әхирәт бәхет - сәгадәтенә ирешергә сәбәпләрдән булса иде.
Укыган Кәлам - шәриф яшәгән йортыма , тормышыма бәрәкәт китерсә иде.
Синең мәрхәмәтең белән , иң мәрхәмәтлеләрнең дә мәрхәмәтлесе.
"Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтән үә фил әхыйрәти , хәсәнәтән үә кыйнә газәбәннәр. Әмин"
Вәхшәрнә йәмүл кыямәти магәл Абрар,
Мәхшәрнә минәл Мораз.
Догалар кабул булсын өчен укыла:
Йә Кәрибүл мүжибүл , Мүдәни үнә күлли шәйин күрбәтүһ.
Сүбхәәнә раббикә Раббил гыйззәти гамәә йәсыйфүүн.
Үә сәләмүн галәл мурсалин.
Үә әлхәмдүлилләһи раббил гәәләмин.
Амин , амин , амин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев