🌸🌸Моны белү кирәк! Лә иләһә илләллаһу” – сөәлләргә җавап ул,_
“Лә иләһә илләллаһу” – бер Аллаһны берләү ул.
“Лә иләһә илләллаһу” – гарше көрси баскычы,
“Лә иләһә илләллаһу” – сигез оҗмах ачкычы.
“Лә иләһә илләллаһу” – әйтү өчен җиңел ул,
“Лә иләһә илләллаһу” – мизаннарда авыр ул.
“Лә иләһә илләллаһу” – динебезнең терәге,
“Лә иләһә илләллаһу” – сүзебезнең кирәге.
“Лә иләһә илләллаһу” – күренәдер күземә,
“Лә иләһә илләллаһу” – юлдаш булсын үземә.
“Лә иләһә илләллаһ”ның карамагыз әзенә,
“Лә иләһә илләллаһу” – мәңге бетмәс хәзинә.
“Лә иләһә илләллаһу” – гаип маллар китерә,
“Лә иләһә илләллаһу” – ризыкларны киңәйтә.
“Лә иләһә илләллаһу” – гөнаһларның пәрдәсе,
"Ошбу сүзне әйтүче" – Хакның сөйгән бәндәсе.
“Лә иләһә илләллаһ”ны салмас идем телемнән,
“Лә иләһә илләллаһ”ны алма минем күңлемнән.
“Лә иләһә илләллаһу” – сигез оҗмах юлы ул,
Ошбу сүзне әйтүче Хакның сөйгән колы ул.
“Лә иләһә илләллаһ”ны салмас телдән һәрзаман,
“Лә иләһә илләллаһ”тан аерылган коллар яман.
“Лә иләһә илләллаһу” – ялгызлыкта юлдаш ул,
“Лә иләһә илләллаһу” – сәфәрләрдә сердәш ул.
“Лә иләһә илләллаһу” – сәфәрдә тиз кичерә,
“Лә иләһә илләллаһу” – кәүсәр шәрабын эчерә.
“Лә иләһә илләллаһу” – мәртәбәгә меңгерә,
“Лә иләһә илләллаһу” – тәмугъ утын сүндерә.
“Лә иләһә илләллаһу” – күңелләрне юата,
“Лә иләһә илләллаһу” – кайгыларны тарата.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев