Алма диетасы югары кан басымын төшерергә, баш авыртуын һәм әйләнүен бетерергә ярдәм итә. Андагы пектиннар кан тамырлары тышчасын ныгыта, холестеринны нормага китерә, йөрәк авыруларыннан саклый. Организмда матдәләр алмашын җайга салу өчен, фруктоза һәм органик кислоталарга бай алма согы эчү файдалы.
Алмадагы пектин организмнан агулы матдәләрне, тоз, начар холестеринны чыгара. Аның составындагы калий һәм танин шлак ясалудан саклый.
1 өлеш алмага 5 өлеш су кушып кайнатылган компот радионуклеидларны куа. Подагра, бәвел юллары авырулары, ревматизм интектергәндә, даими рәвештә алма төнәтмәсен яки чәен эчү файдалы.
Салкын тигәндә, тамак авыртканда, ютәлләгәндә, киптерелгән алмагач яфрагы төнәтмәсе (1 өлеш яфракка 10 өлеш су) белән дәваланырга киңәш ителә. Шуны һәр 2 сәгать саен, җылы килеш, 100 әр грамм эчәләр. Хроник эч катудан интегүчеләргә көн саен вак угычтан уылган чи алма белән чи кәбестәне кушып ашау файдалы, нәтиҗәсе 1-2 атнадан соң ук күренәчәк.
Азканлылыктан көн саен 400-600 грамм алма ашап дәваланырга мөмкин. Башта алманы берничә кисәккә бүлгәләп, киселгән ягының төсе үзгәрүен көтәләр, шул чакта ул бик җиңел эшкәртелә. Угычтан уылган алма компрессы куеп, озак төзәлә торган җәрәхәтне, пешкән, өшегән урыннарны дәвалап була.
Организмнан бәвелне кудыру өчен, 1 аш кашыгы киптереп төелгән алма кабыгын 1 стакан кайнар суда 5-10 минут төнәтәләр, көненә 5-6 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.
Бөер ташы авыруы, подагра, ревматизм, гастрит, энтероколит, атеросклероз, ютәл интектергәндә, уртача зурлыктагы чистартылмаган 3 алманы 1 литр кайнар суда сүрән утта 10 минут пешерәләр дә, көн дәвамында чәй урынына эчеп бетерәләр (бераз бал кушарга да ярый
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев