ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ
(хикәя)
− Алмаш киемнәреңне менә монда куям яме, − Нурзилә алып килгән әйберләрен авыру иренә күрсәтте дә тәрәзә янына барып басты. – Бигрәк бөркү палатагызда. Әллә беразга гына тәрәзәне ачыйммы соң? – Хатын җирәнгәндәй сипкелле борынын җыерды. Караватында яткан Гамил башка авыруларга ымлады. Синең белән мин генә түгел бит монда, янәсе. Аларга ярамас. Җылы тоелса да, үтәли искән кискен яз җиленең әле нәкъ салкын тидерә торган чагы. Үпкәләре авырткан кешегә күп кирәкме соң инде? Нурзилә тәрәзәдән бераз гына язгы урамны күзәтеп торды да, йөзенә “сезгә ярап булмас инде” кебегрәк кыяфәт чыгарып, ире янына килеп утырды. Бераз гына өнсез-сүзсез утыргач, тумбочкадан печенье кабы алып, шуны сүтә башлады. “Ни бит әле... − Нурзилә иренә карамыйча гына әйтеп куйды. – Кайчан көйләрбез икән теге эшне?” “Теге эшнең” нәрсә икәнен Гамил аңлады, әлбәттә. Тик аның уйлары Нурзиләне борчыган бу мәсьәләдән бик тә, бик тә ерак иде бу минутта. Гамил дәшмичә берничә минут ятты. Нурзилә җавап көткәндәй иренә карап алды да кулындагы печенье кабының кыштырдык тышын сүтүен дәвам итте. Хатын тынлыкны бозып кыштырдады-кыштырдады, тик арзанлы печенье тиз генә бирешергә теләмәде. Гамил, аптырап, дөньяда иң мөһим эш эшләгәндәй кап сүткән Нурзиләне күзәтте. Нигә хатыны хәләле авыр хәлдә ятканда тагын фатир хакында сүз башлый? Аңа ул мәсьәлә хәтта иренең хәленнән дә мөһимрәкме икәнни? Нигә ул шулай колак барабаннарын ертырлык итеп кыштырдый? Гамилнең кинәт кенә, тукта, зинһар өчен, кыштырдама болай ямьсез итеп, дип кычкырасы килде. Хатынының тавышы да, кулындагы целлофан авазы белән кушылып, шундый ук килешсезгә әверелде: “Фатирны минем исемгә күчерсәк, әйбәтрәк булмасмы икән дим”. Гамилнең йөзендә ару белән бергә соңгы чиккә җитеп гаҗизләнү тоемланды. “Нигә болай ашыгасың соң? Күреп торасың бит хәлемне!” – иренең җавабына Нурзилә мәгънәсез кыштырдавын дәвам итте, бары тик ялт итеп авыруга карап алды. “Операциядән соң хәлең ныклап авырайса дим бит. Соң була күрмәсен, дим...” – әллә нигә Нурзилә бик урынсыз елмайды. Шушы мәгънәсез елмаюы белән иренең күңелен йомшартырга теләдеме. Тик һәр елмаю эчкерсез түгел шул. Башкача Гамилнең хатыны белән сөйләшәсе дә, күңелләрне укшыткан кыштырдык авазын тыңлыйсы да килмәде. Ул күзләрен йомды да, Нурзиләгә аркасын куеп, стенага борылып ятты. Теләгенә ирешмәүдән уфылдап, Нурзилә беркемгә дә кирәкмәгән печенье кабын тумбочкага куйды да өнсез генә палатадан чыкты.
“Соң була күрмәсен...” Хатынының бу сүзләреннән Гамилнең йөрәге сулкылдап типте, күңеле сынды. Үлә-нитә калсаң, соң була бит, янәсе. Фатир читләргә кала! Фатир кайгысымы соң әле Гамилдә? Яшәү белән үлем арасында тартыш та дөнья байлыгы турында уйла! Операциягә керер алдыннан нинди ирнең үз хатыныннан, соң булуы бар, дигән сүзне ишетәсе килсен?! Киресенчә, үзе ышанса-ышанмаса да, терелерсең, әле гөрләтеп яшәрбез, дияр урында, билгесезлектән сызлаган җанга таяныч буласы урында! Яхшының сүзе акыл чакыра, яманның сүзе ачу чакыра дигәндәй. Кемнең кемлеге тормыш бер җайга барганда түгел, ә авыр чакта беленә шул. Бергә үткән дүрт ел эчендә дә бер-береңне белеп бетерү мөмкин түгел икән. Нурзилә ничектер, ә Гамилгә калса, ул гомеренә бер тапкыр дип өйләнде. Моңа хәтле әйбәт кенә яшәделәр кебек. Балалары булмауга Гамилнең эче пошса, Нурзилә, өлгерербез әле, яшьбез, дия килде. Нурзилә белән соңгы сулышына хәтле бергә булырга, бергә олыгаерга иде Гамилнең теләге. Картлыкны күпчелек шатлык санамаса да, картаю да кемдер өчен олы хыял икән. Бигрәк тә ныклап чирләп киткәндә, алдагы гомереңнең барлыгы-юклыгы икеле булганда. Бер үпкәсендә табиблар яман шеш тапкач, Гамилнең дә картлыкка карашы үзгәрде. Үзе бу хәлгә төшкәч, олы яшькә хәтле яши алган кешеләргә карап, Гамил аларны кызганмый, ә киресенчә, кызыга, көнләшә. Утыз дүрт яшеңдә яшәү белән үлем арасында кал инде! Кем аны бу караңгы-шомлы аралыктан тартып алыр – яшәү көчеме яки үлемме? Билгесезлек җанны суырган шушы чорда Нурзиләнең Гамил яклы булуы, яшәү ягына бергә тартуы бик тә, бик тә кирәк иде дә! Ә ул күңелгә вәсвәсә салудан башка берни дә булдыра алмады. Соң булуы бар! Ягъни, үлеп куюың бар! Иң якын кешеңнән ишетергә тансыклаган сүзме соң бу?! Дөньяда иң татлы нәрсә тел, иң ачы нәрсә дә тел. Чиргә тарыган ире кайгысы түгел, ә аның ата-анасыннан калган фатиры хәсрәте шул Нурзиләдә. Гамил үлеп, фатирсыз калудан курка. Күлмәгем белән генә ике катлымын, дисә дә әллә ничә катлы шул Нурзилә. Гамил Нурзиләгә өйләнгәндә аның беренче иреннән аерылганын белә иде, әлбәттә. Тик ниндидер исәп белән Нурзилә әлегә хәтле паспортына аерылу штампын куймый килде. Гамил белән никах укыттылар, шулай да “пичәтле хатын” белән загска керә алмадылар. Иренең, нигә таныклыгыңа аерылышу турында штамп куймыйсың, дигән соравына Нурзилә, кемгә комачаулый ул, торсын әйдә, диебрәк, ярым шаяртып җавап бирә килде. Бервакыт бик исергәч кенә сере ачылды хатынның. Күпкә олы беренче ире үлә калса, аның өч бүлмәле фатирына, башка милегенә дәгъва кыла ала бит ул! Нурзилә, фатирны миңа яз, дигәч, Гамилнең башына күсәк белән суктылармени! Беренче иренең үлгәнен көтеп җиткерәлмәгән кебек, Гамилнең дә аяк сузганын теләмиме соң Нурзилә? Ике көймә койрыгын тотарга маташуы да ике фатирны кулдан ычкындырмаска тырышуы, ахры. Бу заманда фатир хәтле фатирны кулга төшерү могҗизага тиң, әлбәттә. Фатирлы булу өчен кеше хәзер бернинди чарадан да чирканмый. Тик якыныңны кабергә тыгып куюдан килгән фатирның сөенече зурмы икән? Ире белән фатирны бизмәннең ике ягына куя алган хатын беркатлы була аламы соң? Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыррак. Көч җитмәсә, хәйлә бар дигәндәй. Үзен хәйләкәр санаса да, хәйләләре ак җеп белән теккәндәй күренеп торгач, акыллы хәйләкәр түгел бу Нурзилә! Чигәсен кыскан уйларыннан үзенә урын таба алмыйча, ир торып утырды. Тумбочкада яткан ярым сүтек печенье кабын күреп, Гамил тагын күңелгә ятышсыз кыштырдык целлофан авазын ишеткән кебек булды. Шушы күңел болгатырлык аваз белән Нурзилә арасында бәйлелек, тәңгәллек бар сыман иде. Әйтерсең дә, Нурзилә үзе бер кирәксез, бәясез кыштырдык кәгазьгә әверелгән иде.
Операция авыр булса да, уңышлы үтте. Яшәү теләге көчле булу белән, Гамилнең яшьлеге дә үз урынын уйнады. Операциядән соң, яныннан да китмичә, энекәшләрен ике апасы алмашлап карады. Хастаханәгә Кыштырдык бер генә кат килде. Бу юлы ул читләтеп тормады, ә турыдан-туры шарт куйды: “Фатирны миңа язсаң, сине карыйм. Язмасаң, юк!” Телең белән фикер итмә, уең белән фикер ит тә бит! Сүзнең башыннан элек төбен уйлау кирәклеге дә Нурзиләгә таныш түгел, ахры. Сырт йонын кабартып маташкан хатынга Гамил бары тик биш бармагын тиешенчә йомарлап җавап бирде. Тормышының иң кыен чорында хатыны киткәч, Гамилгә түзә алмаслык авыр булыр иде сыман. Ә ул үзенә үзе гаҗәпләнде. Әйтерсең дә, ул сөйрәп барган авыр йөк үзеннән-үзе төшеп калды. Нурзилә китте, ә Гамилнең күңелендә ...яшәү көче артты. Аңа үч итеп яшисе килде. Үлемен көткәндәй йөргән хатынга үч итеп тереләсе, һичшиксез аякка басасы килде.
Гомерең бетмәсә, хәтта иң авыр чиргә тарысаң да яшисең икән. Гамилгә тәҗрибәле табиблар туры килде. Туганнары энекәшләрен туктаусыз кайгыртты. Бергә эшләгән иптәшләре, дус-ишләре онытмады. Кешенең даруы – кеше. Шулай бергәләшеп, үлем белән яшәү аралыгында торган ирне тормыш ягына тартып ала алдылар. Кайвакыт кешегә кызганучы да, юатучы да кирәкми, ә ярдәм итүче кирәк. Нурзиләдән аермалы, Гамилнең якыннарына аның фатиры түгел, ә үзе кирәк иде шул. Алты-җиде ай гомерем калдымы-юкмы, дип икеләнгән Гамил инде җиденче ел яши. Бер үпкә белән гомер итүе бик җиңелдән түгел түгелен. Шулай да, Гамил, миннән авыррак яшәгәннәр күп, дип үз хәленә шөкер итә. Хәтта, элек эшләгән заводтан китеп, җиңелрәк эшкә – каравылга булса да урнаша алды Гамил. Дөньяга икенче тапкыр тугач, бар нәрсәгә башка караш белән карыйсың икән ул! Элек борчыган кыенлыклар инде вак-төяк мәсьәлә булып күренә. Ашыкмыйча, кабаланмыйча, һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белеп яшисе килә. Югалтулар өчен дә кара кайгыларга бирелү кирәк түгел икән. Тормыш югалту-табышулардан тора. Нурзиләне югалтмаса, Динияне таба алыр идеме соң Гамил? Тупылдатып үз кызын сөя алу бәхетенә ирешә алыр идеме? Нурзилә кебек коеп куйган сынлы да түгел Диния, ә шулай да һәр сөяге сөйкемле Гамил өчен. Эш тышкы матурлыктамени?! Дөнья матур, матур итеп гомер итсәң, дигәннәр. Кыштырдык чүп кәгазе Нурзилә дә эзләгәнен тапкан, ахры. “Гомере беткән” Гамилдән киткәч, турыдан туры беренче карт иренә барып кергән. Хәтта теләгенә дә ирешкән диләр – ире үлгән. Тик карт төлке яшь хатыныннан да хәйләкәррәк булганмы, Нурзиләне күптән аңлаганмы, аны төп башына утырткан – өч бүлмәле фатирын, машинасын, бакчасын балалары исеменә күчереп бетергән. Кыштырдык коры кул белән калган. Тегендә барып чыкмагач, Гамил тирәсендә тагын чуалып караган иде дә, аның, өйләнеп, үз гаиләсе белән бәхеткә кинәнеп яшәвен күргәч, Төлкебикә үзенә яңа корбан эзләргә тотынды. Булма син төлке, булырсың көлке дигәннәр дә бит.
Гомер җебенең кайчан өзеләсен беркем дә белми. Чирләп-чирләп тә, бирешмичә, еллар буе яшәгәннәр күп. Тап-таза килеш тә киткәннәр бар. Таң белән уянгач, кояшка сөенеп күзләреңне ачасың икән, димәк, тормыш дәвам итә. Үткәнне кире кайтарып булмаган кебек, киләчәк тә бармы-юкмы – билгесез. Тормыш ул – нәкъ үткәннәр белән киләчәк арасындагы бер көн. Бүгенге көн. Кадерен белгән кешегә шушы бер матур көн – зур бер гомергә тиң.
Физәлия Дәүләтгәрәева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев