Таң атмаган иде әле... Хикәя (2)
"Бөтен социаль челтəрлəрдə сезнең хакта яза. Җинаятьчене коткаргансыз. Кеше үтерүче яшəргə тиеш түгел! Мине əтисез калдырган кеше бит ул! Ник аны коткардыгыз? Ул яшəргə тиеш түгел!"
(Дәвамы.)
***
– Бүген бик дулкынландыгыз. Танышыгызмы əллə? –
диде Милə, ординатор бүлмəсенə чыккач.
Илфирның кəгазь күтəрерлек тə хəле калмаган,
алҗыган иде. Шулай да үз-үзен кулга алды.
– Əйе-е-е. Танышы-ы-ым. Күп еллар элек язмышым-
ны челпəрəмə китерə язган танышым... – дип, халатын
салып элде дə, утырып, башыннан үткəннəрне сөйлəп
бирде.
– Мине дə бəхетсез итте. Иремне үтерде... – Милə,
хис-кичерешлəрен йөгəнли алды, тынычлыгын сакла-
ды, утырган җиреннəн кузгалып, тəрəзə каршына килеп
басты.
Илфир, ачу белəн чепчигын салып, якындагы кушетка-
га ыргытты. Əйтерсең Тимурның бу кылыкларында аның
да гаебе бар...
***
Исəн калды Тимур. Гомере кыл өстендə генə түгел,
ул кыл да яртылаш өзелгəн хəлдə иде. Ак халатлылар
бригадасының искиткеч югары һөнəри осталыгы турын-
да гəзиткə яздылар, сайтларга хəбəр урнаштырдылар.
Журналистлар бүлеккə килеп, интервью алдылар.
Илфир Таһировичка күз салган, Милə Камилевнаны
көндəше итеп күргəн, икенче иреннəн аерылган, хи-
рургка операция вакытында кирəкле инструментларны
биреп торучы шəфкать туташы Алена исə ординатор
бүлмəсеннəн ачуланып чыгып китте. “Харап инде, алар
гына эшли, башка кеше эшлəми!” – дип сукранды.
Тимурның хəле көнлəп түгел, сəгатьлəп яхшыра
барды. Дүрт-биш көннəн торып утыра башлады. Обход
вакытларында Илфирга күтəрелеп карый алмады. Кара-
шын читкə борырга тырышты.
Ул көнне ординатор бүлмəсендə Илфир белəн Милə
икесе генə иде. Табиб дəваланучыларга рецепт яза.
Шəфкать туташы үз эше белəн мəшгуль. Бүлмəгə
Милəнең улы Алмаз килеп керде. Түгəрəк ак битле, соры
күзле бик матур малай килеп керде дə, аларга ташлан-
ды:
– Сез ник кеше үтерүчене коткардыгыз? Ник аны
үтермəдегез?
Милə белəн Илфир үсмергə аптырап карадылар.
Милə, һушын җыеп, сорап куйды:
– Ни сөйлисең, Алмаз?
– Бөтен социаль челтəрлəрдə сезнең хакта язалар.
Җинаятьчене коткаргансыз. Кеше үтерүче яшəргə тиеш
түгел! Мине əтисез калдырган кеше бит ул! Ник аны кот-
кардыгыз? Ул яшəргə тиеш түгел! – Кызу итеп сөйлəп
тыны беткəн үсмер тукталып бераз тын алды да дəвам
итте: – Дəреслəрдəн кайтышлый сəгатькə батарея алыйм
дип базарга кердем. Базар апалары да, телефоннарына
капланып, сезне сөйли... – Үсмер курткасын ычкындыр-
ды да өстəлгə якынайды. – Үсеп, хирург булачакмын да,
андый кешелəрнең барысын да үтереп бетерəчəкмен!
Җирне алама кешелəрдəн чистартачакмын!
– Улы-ы-ым! – Милəнең үзəк өзгеч тавышы да туктата
алмады Алмазны.
– Үтерəчəкмен! Мин барыбер хирург булачакмын!
Дөньяда кеше үтерүчелəрне калдырмаячакмын! Алар
тагын кеше үтерəчəк.
Илфир да телгə килде:
– Сабыр, Алмаз. Гиппократ анты дигəн төшенчəне
ишеткəнең бармы?
– Мин аны яттан белəм. Кеше үтерүчелəрнең берсенə
дə безнең арада урын булырга тиеш түгел.
– Отставить! – диде Илфир, кискен итеп.
Егет, яшенə буылып, кинəт борылып чыгып китте.
Ишек төбендə калтыранып Тимур басып тора. Алмаз
аңа шундый итеп карады, ул карашта əрнү, нəфрəт, ачу,
күралмаучанлык – бар хислəр берьюлы ярылып ята иде.
– Алмаз! Алмаз! – Илфир үсмернең артыннан чыгып
эндəшеп карады. Ул инде баскыч буйлап түбəнгə йөгерə
иде.
Ə аксаклап коридорга чыккан Тимурның күзлəрендə...
яшь ялтырый. Ул яшьлəрдə бəгырьсез җанның соңгы
күзəнəгендəге ояты уянган да, тəгəрəп төшəргə көч таба
алмый, күз кабаклары арасында пыялаланып катып кал-
ган иде.
– Тимур? Нишлəп коридорда йөрисең? Сиңа əле озак
йөрергə ярамый.
– Малай дөрес əйтə, – диде ул, карашын читкə алырга
тырышып. – Ник мине үтермəдең?! – Үзе чатанлый-ча-
танлый холлга атлады.
Илфир аңа иярде. Холлдагы диванга барып утырды-
лар. Тимур, авыртудан сыкранып, аягын сузыбрак куйды.
– Мин кеше үтерүче түгел. Кешене коткаручы. Бала-
чага ни генə сөйлəмəс, – диде Илфир.
– Ул дөрес сөйли. Син мине үтерə ала идең. Мин инде
үлəрмен, дигəн идем. Мин үлəргə тиеш идем... – диде
теле чишелгəн Тимур.
– Яшəүдəн туярга ярамый.
– Минем яшəүдəн ни мəгьнə? Таныдым мин сине. Син
дə мине таныдың...
– Таныдым.
– Əйдə, бу тагын да җəфалансын əле, гүр газапларын
җирдə татысын дигəнсеңдер...
– Без үз эшебезне эшлибез. Яши башларга беркайчан
да соң түгел.
– Миңа – соң... Кай җиреннəн яңадан башлыйм? Əти
кешенең кем икəнен дə белмим. Ун яшемдə көнгə бер кап
“Прима” сигаретын тартып бетерə идем. Əни көн дə бер
яңа ир белəн түшəк бүлешə. Эчəлəр. Миңа да эчерəлəр.
Минем алда бит барысы да... Их... – Тимур тотлыгып
куйды. – Чыгып китəм. Ферма каравылчысы янында
кунам. Иртəн мəктəпкə барам. Миннəн дəрес сорыйлар.
Нəрсə ашадың, бүген кайда йокладың, дип сораучы юк.
– Ул елмайгандай итте. – Уку тимəде. Ə яшəргə кирəк.
Кеше əйберен урлый башладым. Син очраган җəйдə өч
егет бер ялгыз карчыкның абзарыннан сарыгын урлап
алып чыгарга кыстый башлагач, кирелəнгəн өчен кый-
надылар. Аларны сатудан курыктым. Син очрап, ул
бəладəн коткардың. Аннан соң да күп маҗараларга
юлыктым. Аларны үзем эзлəп таптым, дисəм, дөрес
булыр. Ике тапкыр утырып кайттым. Беренчесендə – ур-
лашкан өчен. Икенчесендə – шушы малайның əтисен
үтергəн өчен.
– Ни өчен үтердең аның əтисен?
– Кызык кеше син. Кесəңдə җиллəр уйнасын, өеңдə
бер кабымлык ризыгың булмасын, ə монда (корсагы-
на күрсəтə) ач бүрелəр улап, “Давай!” дип торсын. Кая
барасың? Таныш карчыкның эчтəн келə салган ишеген
каерып кердем дə акча таптыра башладым. Ул, мескен,
җанын саклар өчен мендəр астындагы гəзит кисəгенə
төрелгəн акчасын чыгарып салды. Тагын эзлəнə баш-
ладым. “Башкача юк, балам”, – ди. “Мин синнəн юкны
сорамыйм”, – дип, шкафын актардым, савытларын бу-
шатып карадым. Мич алдындагы чуеныннан аш алып
ашадым. Минем кергəнне күргəн күршелəре полициягə
хəбəр иткəн. Өй алдына “Деу-Нексия” машинасы килеп
туктады. Папка тоткан участок инспекторы кереп килə.
Мин, ишек төбендəге чаршауга капланып кына тордым
да, теге өйгə керү белəн, аркасына пычак кададым. Сүз
дə əйтергə өлгермəде, ыңгыраша да алмады. “Кх-х-х...”–
диде дə ауды. Авызыннан канлы күбеклəр килде...
Ике яшьлек малае бар, дигəннəр иде. Үскəн икəн малае
да. Ə бит ул малай дөрес əйтə, дөрес əйтə! – Тимур ачу
белəн журнал өстəленə сугып алды.
– Нəрсəне дөрес əйтə? – Илфир ишеткəннəрне ба-
шында эшкəртеп өлгерə алмады.
– Соң мин бит тагын кеше үтерəчəкмен! Үтерəчəкмен!
– Тагын утыртуларын телисеңме?
– Утыртсыннар! Анда мондагы кебек утын ягып өй
җылытасы, кием юасы, ризык табасы юк. Җылы. Синең
өчен бар да əзер. Анда тигезлек: берең – каз, берең
үрдəк түгел. Киемнəрең дə, ашаган ризыгың да бертөрле.
Төрмə шулпасы тигез элəгə. Анда эшлəүчелəр безгə
кеше итеп карыйлар. Белəлəр алар: без бит мəңге утыр-
мыйбыз, без барыбер бер чыгачакбыз. Кирəк кешене
эзлəп табачакбыз! – Тимур, үрсəлəнə, өзгəлəнə башла-
ды. Авыруны каталка белəн палатага керттелəр дə укол
биреп йоклаттылар.
***
Илфир отпуск алды. Беренче көнендə төш авыш-
канчы йоклады. Тəрəзə чаршавының ябылмый калган
өлешеннəн төшкəн кояш нуры иркəлəгəнгə уянып китте.
Уянды да озак кына түшəмгə карап ятты. Яктырткыч-
тан матчага үрелгəн үрмəкүч пəрəвезлəрен күргəч, эче
пошып куйды. Хатын-кыз кулы тимəгəнлеге күренеп
тора, дип уйлады. Болай ул җыйнак, пөхтə яшəргə ты-
рыша. Савыт-саба, өс-башын карап-юып кына тора. Өй
эченə күз йөгертте. Бар җирдə тəртип. Шылт иткəн тавыш
та юк. Тынлык. Бушлык. Күңелендə дə бушлык. Аны,
эшеннəн соңарып кайтса да, ачуланучы, ник соңладың,
дип кыздыручы юк. Озак йоклаганы өчен дəшүче дə юк.
Уңга караса да, сулга караса да, дүрт стена арасында
япа-ялгызы. Гомер янəшəдəн узып бара. Болай булмый.
Нəрсəнедер үзгəртергə кирəк. Торып киенде, юынды,
кофе эчеп алды да карате секциясенə барырга уйлады.
Яшьли башлаган шөгыльне яңартырга кирəк. Соңгы ва-
кытта Милəнең улын, Алмазны еш уйлый башлады. Менə
Алмаз кебек улың булсын иде! Аның чордашларының
инде оныклары бар. Ə Илфир һаман ялгыз...
Үзе əти дə, əни дə булып, яхшы тəрбия биргəн улына
Милə. Хəзерге тормышта Алмаз кебек үз фикерең булу –
яхшы сыйфат. Замана яшьлəре башка.
Илфир җəяү генə килде. Ике залда ике тренер белəн
аерым шөгыльлəнгəн Илфир белəн Алмаз гардеробта
күрештелəр.
Борын төбеннəн мыек төрткəн үсмер таныш абыйсын
таныды:
– Исəнмесез!
– Саумы, Алмаз! – Үсеп киткəнсең. Занятиегə
килдеңме?
Егет, Илфир абыйсын очратуына шат иде, елмаеп
җавап бирде:
– Əйе.
– Сез мине гафу итегез, теге көн өчен, Илфир
Таһирович. Мин бик ачулы идем, – диде, урамга чыккач.
– Зыян юк. Ачулы чакта була торган хəл.
– Мин кеше үтерүчене күралмыйм. Ул мине əтисез
калдырган кеше. Кичерə алмыйм мин аны! Белəсезме,
əтисез ничек кыен?! – Үсмернең тавышы калтыранды.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2