БОЗЫМ АРКАСЫНДА ЧИРЛӘГӘН АВЫРУЛАРГА СИХЕРНЕ ЯНДЫРА ТОРГАН ДОГАЛАР:
Әл-Бохари риваять кылганча Гаишә, Аллаһ аннан разый булсын: «Аллаһ Илчесе (с.г.в.с) ятакка урнашканчы «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, кул учларына еш кына бераз төкергән кебек өрә, соңыннан шул куллары белән битен һәм куллары гәүдәсеннән кайда җитә шул җирләрен сыпырып ала иде», - дип әйткән. Шулай ук Гаишә: «Әгәр берәр җире авыртса, миңа шуны эшләргә кушар иде», - ди.
Пәйгамбәр (с.г.в.с.) авыртынган чакта, аңа Җәбраил, килеп, аны түбәндәге доганы кылып өшкергән:
📖«Бисмил-Ләәһи юбриикә, вә мин күлли дәә ин йәшфиикә, вә мин шәрри хәәсидин изәә хәсәд, вә мин шәрри күлли зии гайн».
Тәрҗемәсе: «Сине Терелтүче, сиңа һәрбер чирдән Шифа Бирүче, һәрбер хөседченең зарарыннан һәм күз тиюдән сине Коткаручы Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм».
Әбу Сәгыйднең икенче хәдисеннән билгеле булганча Җәбраил икенче дога белән дә Пәйгамбәр (с.г.в.с)не өшкергән:
📖«Бисмил-Ләәһи әркыйкә мин күлли шәйин ю зиикә, мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Аллаһу йәшфиикә, бисмил-Ләәһи әркыйкә». Тәрҗемәсе: «Сиңа зарар китерүче һәрбер нәрсәдән, һәрбер явыз җанның зарарыннан, хөседчеләрнең күз тиюеннән Аллаһның саклавын сорыйм. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм». Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер җиребез авыртса, безгә авырткан җиргә кулны куеп, шуның өстенә 3 тапкыр бисмилләһ әйтеп, соңыннан 7 тапкыр түбәндәге доганы кылырга кушкан.
📖«Әгуузу бил-Ләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әдҗиду вә ухәәзир». Тәрҗемәсе: «Аллаһ Тәгаләгә һәм аның кодрәтенә тапкан һәм курыкканымнан сыенам». Берәр яңа урынга тукталганда (өй булсын, я башкасы) түбәндәге доганы кылсак, аннан киткәнче бер нәрсәнең дә зарары тимәс. «Әгуузу бикәлимәәтил-Ләәһит-тәәммәәти мин шәрри мәә халәкъ» Тәрҗемәсе: «Аллаһның мөкәммәл сүзләре илә барча мәхлукларның зара- рыннан (Раббыма) сыенам».ЭМИН.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев