Зифа Кадырова. 2 бүлек. Камил беренче күргәндәй, бер Гөлназга, бер теге койма буендагы гашыйкларга карады. Юк, никадәр генә гашыйк булса да, ул мондый җүләрлеккә бара алмый: бүрекне чәйнәп йолыккала, җиргә салып тапта да тагын башыңа ки, имеш! Бүрек - ул бик кадерле, затлы әйбер.
Камил беренче күргәндәй, бер Гөлназга, бер теге койма буендагы гашыйкларга карады. Юк, никадәр генә гашыйк булса да, ул мондый җүләрлеккә бара алмый: бүрекне чәйнәп йолыккала, җиргә салып тапта да тагын башыңа ки, имеш! Бүрек - ул бик кадерле, затлы әйбер. Моңа чаклы гел абыйларыннан калган, теткәләнеп иске бүрек эләгә иде, ә монда инде, укулар беткәнче дип, әтисе үзе Уфадан яңа куян бүреге алып кайтып кидерде. Яңа бүрек кигәч, бер башка үсеп киткәндәй булды. Ничек кенә каты гашыйк булмасын, мондый ахмаклыкка бара алмасын аңлады, тик шул җүләр кәмиткә кызыккан Гөлназны да аңлавы кыен иде.
Икенче көнне мәктәпкә баргач, кичәге "гашыйк Гали"нең башындагы бүрегенә карады. Камилләрнең бик карт песиләре бар, авызында тешләре дә коелып беткән бугай, йоны да анда-монда калган, Галинең башына шул песи менеп йомарланып яткан кебек тоелды, хәтта чирканып куйды. Ә Гали, кукраеп, малайларның колагына токмач элә: "Менә, ышанмасагыз, бүрегемне ашыйм!"
Камил аның өс-башына игътибар итте һәм аның "кило"лап пычрак ябышкан ботинкасына, гомер үтүк күрмәгән чалбарына күзе төште. Үзенең дә ботинкаларына күз салды, алай ук пычрак булмаса да, әллә ни чиста да түгел иде. Шул көннән Камил ботинкасын ялтыратып чистартып, чалбарын үтүкләп йөрергә күнегеп китте. Улындагы үзгәреш әтисенең дә карашыннан читтә калмады, хуплау сүзләрен яудырды:
- Әйе-е, улым да егет булган! - диде, күзен кысып. - Ботинка ялтырый башлагач, эшләр хуттан инде. Карале, улым, соңгы арада үсеп тә киткәнсең бит!
Мактау сүзләреннән чынлап үсеп киткәндәй булды Камил.
* * *
Авылына якынайган саен Камил дә, хатыны да дулкынлана башладылар. "Күпме еллар кайтылмаган. Туган нигез исәнме икән? Әти-әнисе исән булса, ел саен кайтып йөргән булырлар иде дә бит..." Авыл башына җитүгә туктап калды, бераз уйланып торгач, машинасын кирегә борып, авылның икенче очына таба юл алды. Барды-барды да тын гына оеп утырган бер иске өй турысында машинасын акрынайтты, аннан туктап чыгып басты да, пәрдәләре корулы тәрәзәләренә текәлеп, сүзсез калды. Нәрсәдер йөрәк турысын чеметеп алды, күзне дә нидер ачыттыра. Каршысында - аның туган йорты, дүрт малайны җылытып үстергән йорт! "Ник саттылар, сатып баедылармы? Дүрт брат шушы нигезне саклый алмыйлар идеме?" Менә әнисе тәрәзәгә капланыр да кул болгап чакырыр кебек тоелды. Борынына әнисе генә пешерә торган ачы камырдан пешкән кабартма исе килеп бәрелгәндәй булды. Их, керәсе иде өйнең эченә.
Әтисенең тавышын ишеткәндәй булды: "Тормышны шым гына күзәтегез, асылын үзегез аңларга тырышыгыз, акылны сорап алмыйлар, тормыш үзе аңлата ул..." Әйе, аңлатты тормыш... Гомер юлын сүтеп, күп еллар үткәч кенә юньсез, мактанчык дошманнарның да бу тормышта нык кирәген аңлады ул. Кешенең яман ягын күреп, үзең шул хатаны кабатламас өчендер кирәк алар. Күрми - уйламый яшәсәң, яшәп була, ә менә күргәч, туган йортын үлепләр сагынуын аңлады. Озак басып торды ул. Күңеле белән бүрәнәләрен сыйпап кочаклады. Машина эчендә хатыны белән уллары тын гына аны күзәттеләр.
Мәктәп алдына бик күп машина җыелган: берсеннән-берсе яхшы. Әйе, халык хәзер бай яши, элек булса, ат җигеп килерләр иде, дип уйлап куйды Камил. Ашыкмый гына, тирә ягына карана-карана, бала чактан калган таныш эзләрне эзли-эзли, алга атлады. Хатыны да дулкынлана иде: әле чәчен төзәтте, әле күлмәген тарткалады. Мәктәп ишегеннән керер алдыннан хатынын да, улларын да күздән кичерде, барысы да тәртиптә, дигәнне аңлатып, баш селкеде, аннан соң гына ишекне киереп ачты. Азрак соңга калганнар иде бугай, озын коридор буш. Кайсыдыр ишектән бер яшь кенә кыз чыгып исәнләште һәм:
- Классларга таралып беттеләр. Абый, сезгә нинди класс? - диеп сорады.
Камил бер мәлгә югалып калды, каршысында... Гөлназ басып тора иде. Юк, булмас, ул бит инде минем яшьтә... Кызның өстендә матур ак костюм, күрәсең, бу яшь укытучы иде. Камил әллә артык дулкынланып китте, кайсы класста укыганын да онытты.
"Б - б..." - дип искә төшерергә азаплануы үчекләшкәндәй килеп чыкты. Уллары пырхылдап көлеп куйдылар.
- Әйдәгез, классыгызны күрсәтәм. - Алар юынып ясалган кебек матур гәүдәле кыз артыннан иярде. Кыз "Б" классының ишеген ачты: - Рәхим итегез!
Камилгә тезләре калтыранган кебек тоелды. Хисләре ташыды. "Туган йорттан соң иң кадерле ни бар дисәләр, ул - мәктәп икән! Тәрбияләп үстергән әти-әни кебек үк, укытучылар да синең өчен борчылып, сине олы юлга - тормыш юлына чыгарган кешеләр: без бит аларның чәчләрен агарткан! Утыз ел шушы диварларны калдырып чыгып киткәнгә. Утыз ел кайтмады да, уйлап та карамады бит. Әле килеп, башыңда әллә нинди акыллы уйлар туа башлады".
Парта аралары шыплап тулган, хәтта артта басып торалар. Класста тынлык урнашты. Класс алдында карт укытучылары басып тора, аның янында - тулы гына гәүдәле бер ханым ..." Таныш та, таныш та түгел..." Яшь кыз керә-керештән шул ханымга дәште:
- Әни, менә тагын бер классташыгыз килде, гаиләсе белән кайтканнар, каршы алыгыз!
Исемен ишетүгә Гөлназ, туфли үкчәсе кыешаеп киткәндәй, чайпалып куйды. Аның белән "җитлекмәгән кәҗә бәрәне "түгел, мәһабәт гәүдәле, киң җилкәле ир исәнләшә! Бөтенесенең күзе яңа кергән кунакларга төбәлгән. Камил уңайсызлануыннан тирләп чыкты. Шулчак рәт арасыннан кунакларны аралый-аралый чыгып килүче берәү кычкырып җибәрде:
- Бу бит безнең югалган зимагур кайткан! Камил дус! - Аны Җәмил кочаклап алды, класс "гү" килеп куйды. - Әйдә, үзебезнең партага, зимагур!
Карт укытучысы да аңа сөенеп карап тора иде, соклануын белдереп, аркасыннан сөеп куйды:
- Гел атаң булгансың бит, үзе килеп кергән кебек булды!
Алар кергәндә кичә башланырга тора иде инде, вакытында өлгерделәр. Алып баручы башлап үзе белән таныштырды.
- Без, инде бишенче буын укытучылар, шушы мәктәпкә хезмәт куябыз. Мәктәбебезгә, әниемнең һөнәренә, хәтта шушы үзебезнең "Б" классына тугры калып, менә егерме ел инде шушы класста сыйныф җитәкчесе булып эшлим. Хәтта кызым да укытырга үзебезнең мәктәпкә кайтты. - Ханымның тавышында эчке калтырану барлыгын сизсә дә, Камил генә сизгәндер.
"Әйе, таныш та, таныш та түгел. ...Ә шулай да, күрүгә үк таныган иде ул аны. Гөлназ, эх-х, Гөлназ, кая ак алъяпкычың?! Кызык та, кызганыч та, дөнья ничек безне үзгәртә икән?! Бүген ул тал чыбыгы кебек кыз түгел, тулы гәүдәле сөйкемле генә хатынга әйләнгән, аның да чәчләрен агартканнар. Ә кызы гел үзенең яшьлеген кабатлаган".
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2