Тавыкның түш ите агы
2 йомырка
3 аш калагы сметана
3 аш калагы он
100 гр сыр
Тоз, борыч, яшеллек
Кыздыру өчен көнбагыш мае.
Түш итен вак итеп турыйбыз, кушабыз 2 йомырка, тоз, борыч, яшеллек, 3 аш калагы сметананы, 100 гр сырны угычтан уабыз, болгатабыз. Шушы массага кушабыз 3 аш калагы он, яхшылап болгатабыз да кызган майлы табага коймак кебек салып пешерәбез.
Мин соңыннан пешереп бетергәч 15 минутка духовкага тыгып алам,тавык ите пешеп бетсен өчен. Тәмле булсын!
Мәрьям Миңнегулова блогыннан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев