Марат Кәбиров,
Хәлиткеч мизгелләрдә кеше организмының яшерен көчләре хәрәкәткә килә, аның мөмкинлекләрен арттыра дигән сүз бар. Шул дөрес бугай. Айгөл, авыртуга чыдый алмыйча диванда тәгәрәп ятканда, фани дөнья белән бәхилләшү чигенә җиткән шикелле иде. Ә «Ашыгыч ярдәм» машинасына чыгып утыргач, җиңеләеп киткәндәй булды.
5
Хәлиткеч мизгелләрдә кеше организмының яшерен көчләре хәрәкәткә
килә, аның мөмкинлекләрен арттыра дигән сүз бар. Шул дөрес бугай. Айгөл,
авыртуга чыдый алмыйча диванда тәгәрәп ятканда, фани дөнья белән
бәхилләшү чигенә җиткән шикелле иде. Ә «Ашыгыч ярдәм» машинасына
чыгып утыргач, җиңеләеп киткәндәй булды. Бәлки табиблар кадаган укол да
ярдәм иткәндер инде. Бәлки алай гына да түгелдер. Һәрхәлдә баш сызлавы
да, бөтен буыннар авыртуы да, хәлсезлек тә юкка чыкты. Сулыш алуы гына
кыенрак иде, тик анда да күкрәк сөякләренең кысылуы беркадәр басылып
калгандай тоелды. Муен тирәләрен, күкрәк араларын лычма су иткән тирләү
дә булмаса, ул бөтенләй сәламәт кеше кебек күренер иде.
Хастаханәнең кабул итү бүлегендә биш-алты авыру чират көтә иде.
«Ашыгыч ярдәм» табибы Айгөлне шулар янына утыртып куйды да
паспорты белән полисын сорап алды, документларын теркәлү бүлегенә
тапшыргач, кабат килде:
– Бераз көтегез инде, чакырып алырлар сезне, – диде ул ягымлы тавыш
белән. – Без кузгалабыз. Исән-сау терелегез.
Айгөл үзен яхшы хис итә иде. Ул елмайды:
– Рәхмәт сезгә. Үзегез дә авырмагыз.
Бу мизгелдә аның бар күңеле якты хисләр белән тулган иде. Табибларның
тырт-мырт эндәшеп торганнарын да күргәне бар хатынның. Әле шулкадәр
ягымлылыкны татыгач, үзен табибларның игелеге белән сыйлангандай итеп
тойды. Күңеленә җылы йөгерде. Бүтән кешеләрдән күчкән күңел җылысы
ул үзе бер тылсым бит инде, үзе бер дәва.
Озак көтәргә туры килмәде. Теркәлү өстәлендә утырган өч-дүрт
хезмәткәрнең берсе аның фамилиясен атады. Боларның барысы да яшел
халаттан, башлары да, йөзләре дә каплаулы, өстәвенә, буй-сыннары да бер
чама. Ир-егетме, хатын-кызмы икәнлекләрен дә тавышларыннан гына аерырга
мөмкин. Айгөлне чакыручы хезмәткәр ир-егет затыннан иде. Хатын якынрак
килгәч, берничә сорау биреп, кайчан авырый башлавын, вакцина ясату-
ясатмавын, нинди чирләре барлыгын сораштырды да тагын бераз көтәргә кушты. Бу юлы бөтенләй көттермәделәр, урынына барып утырганчы ук яшел
халатлыларның берсе аның фамилиясен атады да үзе белән иярергә кушты.
Теркәлү өстәленнән ерак түгел генә урында чаршау белән каплаулы итеп
берничә бүлмә ясаганнар. Аларның берсендә йөрәк тибешен яздыралар
икән. Аннан чыккач, икенче бүлмәгә керәсе, монысында тамырыннан кан
алдылар. Өченче бүлмәдәге табиб авызын ачтырып, тамак төбен тикшерде,
аннан соң борын тишекләренә ниндидер таяк тыгып карады. ПЦР анализы
дигән нәрсә шушы була икән. Бүлмәләрне үтеп чыгуга яшел халатлыларның
берсе үз артыннан иярергә кушты да, беркадәр атлагач, «Компьютер
томографиясе» дип язылган бүлмәнең ишек төбендә калдырып китте.
– Чак кына көтеп торыгыз, чакырып алырлар, – диде ул, ягымлы итеп. –
Менә утырыгыз монда.
Ул күздән югалып та өлгермәде, ишек ачылды да Айгөлне чакырдылар.
– Билегезгә кадәр чишенегез, – диде бүлмәдәге ханым һәм кушетка
сыманрак урынга чиста җәймә җәйде. – Аннан соң менә монда чалкан
ятарсыз. Сүзләргә колак салырга кирәк булыр.
Айгөл урынга яткач, шприц тотып килеп җитте:
– Йодка аллергиягез юкмы?
– Юк, – дип елмайды Айгөл. – «Ашыгыч ярдәм» машинасына утырганнан
алып, аның хәле арулана барды, ә хәзер ул үзен сау-сәламәт кеше шикелле
тоя, шуңа күңеле дә күтәренке иде. – Бернәрсәгә дә аллергия юк.
– Бик яхшы, – дип дәртләндерде табиб ханым. – Ә хәзер беләгегезне
менә монда куегыз.
Уң беләгенең терсәктән югарырак җирен җилем тасма белән кысып
куйгач, Айгөл йодрыкларын ачып йомып алды. Табиб ханым укол ясады.
– Аз гына ятып торыгыз, – диде ул, әйберләрен җыеп. – Өшемисездер
бит?
– Юк. Рәхмәт.
Ханым кулларны ничек куярга кирәклеген күрсәтте дә чыгып китте.
Бераздан кайдадыр урнашкан тавыш көчәйткечләрдән:
– Әзерләнегез! – дигән сүз ишетелде. Һәм Айгөл яткан кушетка,
хәрәкәткә килеп, бастырып куелган зур гына боҗра шикелле нәрсә эченә
керде. – Сулыш алыгыз.
Шул рәвешле «Сулыш алыгыз», «Сулыш алмагыз» дия-дия, кушетка
берничә тапкыр теге боҗра эченә кереп чыкты. Аннан соң: «Тәмам.
Киенергә мөмкин», – дигән тавыш ишетелде. Айгөл киемнәрен рәтләп
бетерүгә, табиб ханым килеп җитте дә кулындагы кәгазьне Айгөлгә сузды:
– Теркәлү өстәленә тапшырырсыз инде, – диде ул.
Теркәлү өстәленә кәгазьне биргәч, аңа бераз гына көтәргә куштылар. Бу
юлы ун-унбиш минут тирәсе утырырга туры килде. Ул арада Илдар белән
язышып алдылар.
«Рәхмәт сиңа, җаным! Бераз авырып, хәлсезләнеп ята идем. Син
чакырган табиблар килгәч, җиңеләеп киттем. Әле хастаханәдә. Анализлар
алдылар, тикшерәләр. Барысы да әйбәт булырга тиеш. Кәефем бик яхшы.
Үзең ничек?»
Җавап тиз килде:
«Әйбәт, кадерлем. Монда яхшы карыйлар. Больницага салабыз дисәләр, карыша күрмә. Бу – бик четерекле авыру, җитди нәрсә. Анализларың
билгеле булгач, хәбәр итәрсең».
«Әйбәт булыр, Алла боерса. Минем бит элек тә баш авырта иде.
Хәлсезлек тә булгалады, температура да. Авырлы хатынның көйсезләнүе
бетәмени инде. Бары тик бөтенесе бергә килгәне генә юк иде. Салкын гына
тигәндер ул, беркөнне туңдырма ашаган идем бит. Син үзең исән-сау бул
инде. Тизрәк савыгып чык».
Бераздан Айгөлнең фамилиясен атадылар һәм кулына кәгазьләр тоткан
ак халатлы ир-егет аның янына килеп басты.
– Кызганыч, техник сәбәпләр аркасында, ПЦР нәтиҗәләре иртәгә генә
билгеле була, шуңа күрә вирус бармы-юкмы икәнен төгәл әйтәлмим. – Ул
кулындагы кәгазьләрне актарды. – Үпкәгезнең зарарлануы 15 процент. Бу
зур күрсәткеч түгел, башка сәбәпләр нәтиҗәсе булырга да мөмкин. Әлегә
хастаханәгә салмый торабыз. Анда ятучыларның үпкәсе нигездә 40 проценттан
да ныграк зарарланган. Әгәр сездә вирус булмаса, алардан йогу ихтималы бар.
Нәтиҗәләр билгеле булгач, сез дежур врачны чакырырсыз, әгәр чир бар икән,
ул хастаханәгә юллама язып бирер. Әлегә менә бу даруларны эчегез.
Айгөл әлеге чир турындагы мәгълүматларны күзәткәләп барса да,
үпкә зарарлануы, процентлар турындагы сүзләрне бик аңлап җитмәде.
Әлегә хәле яхшы кебек тоелгач, тизрәк өенә кайту теләге дә юк түгел иде.
Чире булса, шундук белерләр иде. Үпкәнең зарарлану күрсәткече түбән
булгач, димәк, анда әлеге зәхмәт түгел инде, бу бары тик салкын тию
генә. Туңдырма галәмәте генә бу. Үзен сау-сәламәт итеп тою теләге бөтен
шик-шөһбәләрдән дә көчлерәк иде. Тиздән ул тулы ышанычка әверелде.
Юк анда бернинди авыру да! Юк. Булырга да тиеш түгел. Ә хастаханәгә
салсалар, берсүзсез булачак. Андагы җыен авыру кеше арасында, әлбәттә,
йогачак ул. Шуңа иң хәерлесе – өеңә кайту.
Табиб кайсы даруларны кайчан, ничек эчәргә кирәген аңлатты да
саубуллашып китеп барды. Айгөл аны юньләп тыңламады да, рецепт кәгазендә
барысы да күрсәтелгән, анда булмаса, даруларның үзләрендә ничек кулланырга
дигән язу бардыр. Аның өчен иң зур сөенеч вирус табылмавы иде. Димәк, анда
чир юк, димәк, ул сау-сәламәт. Һәм шундук иренә язып җибәрде: «Вирус юк.
Өйгә кайтам». Бераздан Илдарның җавабы килде: «Ура! Котлыйм, җаным!»
Моны укыгач, Айгөл баскан урынында үрә сикереп, үзе дә «Ура!» дип
кычкырудан чак тыелып калды. Шатлык бит инде.
Теркәлү өстәлендәге кызлардан хастаханә адресын сорады да такси
чакырды. Бу юлы хәтта такси бәясе дә кыйммәт булып тоелмады. Ул чиксез
шат, күңеле күтәренке иде.
6
Әгәр кеше нәрсәдер ишетергә тели икән, ул аны мотлак ишетәчәк. Хәтта
син бер сүз әйтмәсәң дә. Нәрсәгәдер ышанырга тели икән, моның өчен аңа
бернинди дә дәлил кирәкми.
Айгөл дә үзенең сау-сәламәт икәненә ышанырга теләде. Сау-сәламәт...
Бу дәвердә һәркем шундыйрак карашта инде. Хәтта бер көлтә чире
булганнар да, вирус эләктермәсәләр, үзләрен сау-сәламәт дип хис итә.
Башка авыруларны санга да сукмый, алар вак-төяк булып кына күренә.
Икенче көнне шыбыр тиргә батып, манма су булып уянса да, бөтен тәне,
буыннары авыртса да, башы сызласа да, урыныннан торырлык хәле булмаса
да, ул моны вирус галәмәте дип башына да китермәде, бары тик салкын
гына тигән, даруларны эчкәч үтәчәк дип уйлады. Чынында да, шулай
уйларлык бар иде. Гади генә грипп та тиз китми бит инде, ким дигәндә,
берәр атна тирәсе җәфалый, кайчагында урында яткыра. Андый чакта
да бер хәлең булмый, температураң күтәрелә, башың авырта, ютәлләтә,
күкрәкләр кысыла, борының кипми. Нинди генә кыйммәтле дарулар эчсәң
дә, үз вакыты җитмичә, чир китә белми.
Хәтта икенче көнне телефонына килгән язмада анализ күрсәткечләренең
«уңай» дип билгеләнүен дә ул үзенчә кабул итте. Уңай, димәк, әйбәт. Башка
вакыт булса, болай итмәс иде. Тик бу юлы башы сызлый, бөтен тәне авырта,
сулышы кыса һәм хәрәкәтләнергә генә түгел, ә уйларга да ирек бирми
торган хәлсезлек изә иде. Мондый вакытта чынбарлыкны тулы көенчә
кабул итеп булмыйдыр...
Икенче көнне Айгөл башын да күтәрә алмады. Хаҗәтханәгә барып
килде, даруларын капты, су эчте – шуның белән вәссәлам. Сәгатьләр буена
үрсәләнеп, бәргәләнеп ята торгач, хәле бетеп тынып кала. Шул чакларда
кайвакыт бераз йоклап ала. Телефоны тавышсызга көйләп куелган. Иренә
дә язмый. Язу түгел, аның хәбәрләрен укымый да. Сөйләшерлек тә,
язышырлык та хәле юк. Ул әсирлектә, күзгә күренми торган төрмәдә яткан
бер хокуксыз тоткын хәлендә иде.
Мондый күренеш ике көн чамасы дәвам итте. Хәзер инде элекке
ышанычы юк иде. Грипп-фәлән генә түгел, ахры, бу. Алай гына булса,
бераз аруланыр иде. Ә ул көннән-көн начарая гына. Хәтта карынындагы
баласы да юньләп хәрәкәтләнми. Үзенең дә тамагына ризык капканы юк.
Ашыйсы да килми. Авызында бары тик дарулар ачысы гына. Хәтта үзеңне
мәҗбүр итәргә тырышып, нәрсәдер ашарга маташып карасаң да, аннан шул
дарулар тәме килә. Укшыта.
– «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк...
Айгөл инде ничәнче тапкыр кабатлыйдыр бу сүзне. Ләкин зиһенен туплап,
көчен җыеп, телефонга үрелә алмый. Үрелсә дә, сөйләшерлек рәте булмый.
«Алло, ашыгыч ярдәм». «Тыңлыйм сезне». Нәрсә дип әйтергә иде соң әле?
Теге очтагы ханым бер-бер артлы сораулар бирә. Ә ул сорауларны башта
аңларга кирәк, аннан соң фикереңне туплап, дөрес җавап бирергә. Югыйсә бик
авыр нәрсә дә түгел инде. Ләкин иң кирәкле чакта гына зиһене таралып китә.
Нәрсә дияргә белми туктап кала. Тынлык озакка сузыла. Теге очта сорауны
кабатлыйлар. Ә Айгөл һаман җаваплый алмый, үзенең шул халәтенә оялудан
каушап төшә. Һәм трубканы куярга мәҗбүр була. Беркадәр вакыт узгач, теге
уй кабат хәтеренә килә, һәм ул онытмас өчен тагын кычкырып кабатлый:
– «Ашыгыч ярдәм» чакырырга...
Шул рәвешле озак кына маташкач, әлеге фикер дөрес юнәлеш алгандай
тоелды:
– Илдар чакырсын, – диде ул һәм авыр сулап куйды. – Хәле булса...
Һәм онытканчы, аңа язып җибәрде. «Ашыгыч... ярдәм... чакыр...» –
шушы өч сүзне язганда, әллә ничә хата китте. Төзәтте. Тагын хаталанды.
Тагын төзәтте. Ахыр чиктә телефонын читкә алып куйды. Тик шундук баласы турында уйлады да кабат кулына алды. Болай ярамый иде. Көчле
булырга кирәк. Өч кенә сүз бит ул. Хаталы булсын. Илдары аңлар әле.
Ниһаять! Язып җибәргәч, авыр сулап куйды. Өстеннән йөк төшкәндәй
тоелды. Күзләрен йомып, бер мәлгә тынып калды. Күзләренең йомыла, тәненең
йомшара баруын тоеп торып утырды. Көч-хәл белән атлап, коридорга чыкты,
фатир ишегенең келәсен ычкындырды. «Ашыгыч ярдәм» килсә, керәлми
тормасын. Аннан соң кабат урынына барып ятты. Күңеле бераз тынычланып
калгандай тоелды. Авыртулары да басыла бугай. Юк инде, басылмый. Бары
тик хис-тойгылары тупаслана, кабул итү үткенлеге генә югала.
Шул халәтендә күпме яткандыр, бер мәлне утны яндырдылар.
– Саумысыз! – дип сөрәнләде ир-ат тавышы. – Ашыгыч ярдәм. Өйдә
кеше бармы?
Яшел халатлы икәү бүлмәгә узды. Берсе, ир-егет, утыргычны
үзенәрәк шудырып, нәрсәдер язарга тотынды, икенчесе, түгәрәк кенә
ханым, Айгөлнең беләкләрен, балтырларын ялангачландырып куйгач,
кардиограмма яздырды. Күлмәген күтәреп, аркаларын тыңлап карады.
– Җыеныгыз, – диде ул озак маташып тормастан. – Хастаханәгә салабыз.
Айгөл көч-хәл белән торып басты. Нәрсә эшләргә белмичә, алан-йолан
каранып торды. Киенергә кирәк. Киемнәре кайда иде соң әле? Шкафта. Авырлы
хатын белән көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин дип, ул бала тудыру
йортына алып бара торган әйберләрен алдан әзерләп куйган иде. Шуны алырга
кирәк. Һәм үзенә киенергә. Айгөл адымнарын шудырып, икенче бүлмәгә
атлады. Аның хәлен күреп торган табиб ханым култыклап алды.
– Әйдәгез, – диде ул баштан сыйпаган ягымлылык белән. – Ашыкмагыз.
Ипләп кенә киенербез.
– Рәхмәт, – дип, көчкә телен әйләндерде Айгөл. – Рәхмәт.
Икенче бүлмәгә кергәч, ул киемнәрен шкафтан алып тезеп куйды.
Табиб ханым киенергә ярдәм итте. Әллә ни матур түгел инде, тик уңайлы,
чиста киемнәр. Ишек төбенә җиткәч, курткасын эләктерде. Һәм үтенечле
карашын табибка төбәде:
– Әнә теге шкафта сумка бар иде...
Табиб ханым сумканы эләктерде. Айгөл тагын фатир эченә күз йөгертте.
– Газ янып калмый микән?
Ир елмая биреп, бүлмәләрне тикшереп чыкты.
– Утлар сүнгән, тәрәзәләр ябылган, – диде ул бераздан. – Хәтта суны да
басып куйдым. Бернигә дә борчылмагыз.
Айгөл елмайгандай итте. Тик чыраен сыткан кебек кенә килеп чыкты.
– Үзегез төшә аласызмы? – диде табиб ханым.
– Ә? – Айгөл аны аңламый торды. – Үзем?
– Әйе. Бәлки носилка алып менәргәдер?
– Ә-ә-ә... Юк-юк, рәхмәт...
Һәм табиблар, Айгөлне ике яклап култыклап, баскыч мәйданчыгына
атладылар. Карават янында торганда гына хәллерәк кебек тоелган икән,
мәйданчыкка чыгу белән башы әйләнә башлады, буыннары йомшарып,
аяклары чалыш-чолыш килде. Ә урамга чыккач, бөтенләй авыраеп китте.
Үзенең табибларга мәшәкать өстәвеннән бераз кыенсынып та куйды Айгөл.
Әмма тегеләр аны-моны сиздермәде, күтәреп диярлек алып бардылар.
Машинага кергәч, табиб ханым тагын сорап куйды:
– Утырып бараласызмы? – Һәм Айгөлнең аңлый алмый торуын күреп
өстәде: – Бәлки ятып барырсыз?
– Юк, – диде хатын гаепле тавыш белән. – Ерак түгел бит...
Чынлап та, ерак түгел иде. Бу юлы кабул итү бүлегендә аны көттереп
тормадылар. Кай арададыр ярдәмгә бер ханым килеп җитте. Ул коляскага
утыртып, тиз-тиз генә теге бүлмәләрдә йөртеп тикшерү үткәртте дә,
коляскага кислород баллоны тоташтырып, Айгөлгә битлек кидереп куйды.
Һәм теркәлү өстәленә килеп:
– Кәгазьләрне соңрак төшеп алырмын, – дип, Айгөлне хастаханә эченә
алып кереп китте. – Сез урнаша торырсыз. Тиздән ярдәм күрсәтерләр.
Палатада ул үзе генә иде. Ярдәмче ханым урынын җәеп бирде.
– Киемнәрегезнең барысын да чыгармасагыз да була, – диде ул,
хатынның сумка актарырга маташуын күреп. – Иртәгә сезне башка
хастаханәгә күчерерләр.
Айгөлнең җылы киемнәрен капчыкка салып, үзе белән алды.
– Ашыйсыгыз килмиме?
Айгөл баш чайкады.
– Әгәр ачыксагыз, дүртенче постка килерсез. Мин шунда булам.
Аннан соң күп тә үтмәде, яшел халатлы яшь кенә ханым килеп керде дә
Айгөлнең эченә һәм янбашына укол ясады.
– Хәзер тагын киләм, система куябыз, – диде ул елмаюлы тавыш белән. –
Бәдрәфкә барасыгыз булса, барып килегез.
Айгөл баш какты. Әлегә бөтен дөньясы кара томанга төренгәндәй булса
да, кайдадыр еракта яктылык чаткысы шәйләнә иде.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев