“Бала тугач, чәчен кистерми калырга ярыймы? Киселмәгән булса, нишләргә?”
– Бу – сөннәт гамәл, үтәсәң – савап була, үтәмәсәң – гөнаһы юк. Аннары чәчне кисәргә кирәк, күзләре яхшырак күрәчәк дигән сүз дә бар.
– “Ни өчен бәдрәф, мунчага уң аяк белән керергә ярамый?”
– Мәчеткә – уң, бәдрәф белән мунчага сул аяктан керәбез. Чыкканда, мәчеттән – сул аяктан чыгабыз, чөнки мәчет урамга караганда хәерлерәк урын, хәерле урыннан хәерсез урынга чыгабыз булып чыга. Бәдрәф белән мунча урамнан түбәнрәк дәрәҗәдә, шуңа уң аяк белән чыгабыз.
– “Ни өчен кайбер ир балалар сөннәтле булып туа?”
– Бу – Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә сөннәтле булып туган, дип әйтәләр.
Дилбәр Гарифуллина
(Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев