Өмет бар...
хикәя
Авылдан килгәч, янә эшкә чумды Гөлгенә. Эштән тыш балалар белән шөгыльләнде. Аннан калган вакытта читтән торып укырга керергә әзерләнде. Шулай мавыгып китеп, Ринат турында бөтенләй оныткан иде инде ул. Ә Ринат онытмаган. Гөлгенәне бу юлы ресторанга чакырып шалтыратты. Рестораннарга да күптән йөргәне юк шул, үткән тормышын исенә төшергән кич булды бу. Элек Самат белән ресторанга килсәләр, Гөлгенә һәрвакыт борчылып бетә иде: дөрес эшләдем микән, чәнечкене белән пычакны дөрес тоттымы икән, кыяфәтем килешлеме икән, дип. Авыллыгы артык сизеләдер кебек иде аңа. Бу юлы Гөлгенә үзен судагы балык сыман хис итте. Бөтен нәрсә таныш, ниндидер ялгышлык эшләсәң дә беркем сиңа бер сүз әйтми бит, кемнең кемдә эше бар. Ринат янында шунысы ошый иде Гөлгенәгә - ул гади, икесе дә авылныкы, аның янында үзеңнән әллә кем ясап утырасы юк, ничек бар шулай. Ринат үзе дә Гөлгенәне ничек бар шулай кабул итә иде. Гөлгенә бер вакыт әйтеп салды:
- Мин көненә берничә тапкыр ашарга пешерергә яратмыйм. Үзем тәмле ашарга яратам, болай ара-тирә пешерергә дә яратам, әмма көненә берничә тапкыр ашарга пешерү миңа авыр бирелә.
Ринат аптырап тормады:
- Хәзерге заманда бу бер дә проблема түгел - телисең икән, заказ бирергә була, телисең икән кафе-ресторанга барып ашыйсың, - диде.
Гөлгенә бераз аптырап та калды. Беренчедән, Ринатның фикеренә, чөнки Самат хатын-кыз ашарга пешерергә яратырга тиеш дип саный иде, икенчедән үзенә аптырады - элек булса, ул үзен ничек тә ир-егет алдында яхшы яктан күрсәтергә тырышыр иде, ә хәзер кәнфитләнеп утырмый, чөнки белә: әгәр дә алар гаилә корсалар, бу алдашу барыбер беленәчәк, гомер буе ирең алдында спектакль уйнап булмый. Ничек бар шулай кабул итсә - яхшы, килешми икән, мөнәсәбәтләр тирәнгә кергәнче, араны өзә ала. Ринатның бу ягын кабул итүен күргән Гөлгенә тагын да ныграк ачылырга булды.
- Була бит шундый артык чиста-пөхтә кешеләр, менә мин андый түгел. Миңа идеаль чисталык кирәкми, һәрвакыт чиста булсын дип хәлдән тайганчы юа-җыештыра торган кеше түгелмен. Вакытым я хәлем булмаганда өемдә тәртип булмаска да мөмкин.
- Ооо, син белсәң икән минем никадәрле андый артык чиста кешеләрне яратмаганымны! Минем элеккеге хатыным башымны катырды бит шул чисталык белән! Минемчә, идеаль чисталык хакына үзара булган җылы мөнәсәбәтләрне корбан итү дөрес түгел, иң мөһиме бер-береңне аңлап яшәү.
- Килешәм.
Кара, сине аңлаган кеше белән аралашуы шундый рәхәт икән! Башта Гөлгенә Ринатка карата битараф булса, тора-бара аңа карата кызыксыну, ихтирам хисе туа башлады. Ә Ринат Гөлгенәне беренче күрүдән ошаткан иде. Аның өчен бу күрешүләр бик җитди иде, ул инде Гөлгенәне үзенең булачак тормыш иптәше итеп күрергә тели иде, тик тәкъдим ясарга гына кыенсынып йөрде.
Көз җитте. Гөлгенә ниятен чынга ашырып югары уку йортының читтән торып уку бүлегенә керде. Шул ук вакытта арендага урын алып, анда балалар өчен түгәрәкләр оештыра башлады. Бу яңа эшләрне башкарганда мәшакатьләр дә килеп чыкты, әмма бу күңелле мәшәкатьләр иде. Гөлгенәнең күзләре яна иде, барысына ничектер өлгерә дә, энергиясе ташып, хәтта артып тора иде. Нәшриятта да эшләде. Әзме-күпме акчасы да була башлады. Гөлгенә үз фатирына акча җыя башлады.
Бер кичне үзе генә калып, үз тормышы турында уйланып утырды Гөлгенә. Аның тормышы бер ел эчендә никадәр үзгәрешләр кичерде! Кызык инде дөнья! Шул авария булмаса, Гөлгенә тагын күпме тере мәет сыман яшәр иде икән? Бәхет булмас иде, бәхетсезлек ярдәм итте, ди бит урыслар. Гөлгенәнең дә шулайрак килеп чыкты әнә. Бәхетлеме соң ул бүген? Әйе, әлбәттә бәхетле! Ул үз аякларына басып йөри, аның яраткан эше бар, әти-әнисе исән-сау, янында ярдәм кулы сузардай дуслары бар. Ә иң мөһиме - ул исән, ул яши, ул үзен ниһаять, тере кеше итеп тоя. Ниһаять, аның күңелендә тынычлык урнашты. Саматка да ачу сакламый иде Гөлгенә. Бәхетле булсын. Ярый әле Самат аны ташлап киткән, Гөлгенә аның янында ирекле, бәхетле булмаган икән. Ул вакытта бик авыр булды әлбәттә, әмма хәзер Гөлгенә аңлады: барысы да яхшыга гына булган. Ниһаять ул күңелендә тынычлык тапты. Аңа бәхет өчен зур акчалар да, ир дә, хәтта бала да кирәк түгел икән. Бәхет аның үзендә булган икән. Хәзер инде бу бәхет янында алары да булса, чын бәхете артачак кына.
Ә бер көнне Гөлгенәне шаккатырган бер хәл булды. Телефонына Саматтан хәбәр килеп төште. "Гөлгенә, сәлам. Синең алда гаебем бар кебек, аерылганда акча да җибәрмәдем, сиңа тернәкләнергә дә кирәктер, гаебемне төзәтәм, сиңа акча күчердем" диелгән иде анда. Нәрсә?! Самат?! Акча?! Гөлгенә башта шаярумы соң бу, дип, ышанмыйча банк кушымтасына кереп карады. Анда чынлап та зур гына суммада акча бар иде! Гөлгенә үз күзләренә үзе ышанмыйча торды хәтта. Аннары шатлыгыннан сикерә башлады. Ничек болай булды соң әле? Саматның вөҗданы уянганмы әллә? Нәрсә эшләячәк Гөлгенә бу акчага? Әлбәттә, үзенә фатир алачак! Тулысынча түләргә җитмәячәк, шулай да ипотекага алыр өчен бик ярап куячак. Шундук интернеттан фатир эзли башлады. Берничә көннән үзенә ошаган фатирларны барып карады. Берсен аеруча ошатты һәм озакламый ипотекага бу бер бүлмәле фатирны алып та куйды. Кара, ният итсәң теләкләрең бер шәптә чынга аша икән! Гөлгенә фатирлы да булды. Бу аның үзенең фатиры! Ул фатирын үзе теләгәнчә урнаштырачак, матурлаячак. Аның үз почмагы, үз куышы бар.
Гөлгенәнең тормышы үз җае белән бара торды. Ара-тирә Ринат аны очрашуларга чакыра иде, бергәләп концерт-спектакльләргә, кафеларга йөрделәр, бик күп аралаштылар. Бер очрашуда Ринат Гөлгенәгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гөлгенә аптырап калды. "Гафу ит, әмма мин әлегә әзер түгел. Әйдә, дусларча гына аралашыйк", диде.
Шул көнне Гөлгенә Ринатка үзенең 7 ел кияүдә булып та бала таба алмавын әйтте. "Табиблар да аптырый, сәбәбен дә таба алмыйлар, син мине кияүгә чакырасың, алдан ук кисәтеп куясым килә - мин киләчәктә дә бала таба алмаска мөмкинмен. Син моңа ничек карыйсың?" дип сорады ул Ринаттан. Ринатның артык исе китмәде: "мин балалар яратам, әмма минем балам бар инде, юк икән юк, син кияүгә чыгарга риза булсаң, бәлки уртак балабыз да булыр, я булмаса балалар йортыннан бала алырбыз", диде. Бу җавабы белән Ринат Гөлгенәдә тагын да ныграк ихтирам хисе уятты. Ничектер бу Ринатка карата ят хисләр кичерә иде Гөлгенә. Бу яшь вакыттагы гашыйк булу да түгел, Самат белән булган тизрәк кияүгә чыгу теләге, байлыкка кызыгу да юк, ничектер икенче бер тойгы. Бу кешене белгән саен беләсе килә, яңа яклары ачылган саен аңа карата ихтирам арта. Һәм күңелдә ниндидер тынычлык, бу кеше минем кеше ахры, дигән тойгы көннән көн ныгый бара иде.
Ринат та Гөлгенә белән хыялларын бүлеште.
- Беләсеңме, авылда үскәч, минем шәһәр фатирында яшисем килми. Фатир бер тартма бит инде ул, эче синеке булса да, тышы синеке түгел. Ә мин өе дә, җире дә, һавасы да үземнеке булган үз йортымны төзү турында хыялланам. Шәһәр читендә зур булмаган җир участогы да сатып алган идем, төзелеш башларга гына кул җитми тора.
- Мин дә киләчәктә үз өем белән яшәргә хыялланам. Әле тагын шундый хыялым бар: ул өйдә минем үз иҗади почмагым, зур остаханәм булганын телим. Бу хыял балачактан бирле миндә яши, ә хәзер бу хыял озакламый чынга ашар кебек миңа нигәдер, - диде Гөлгенә.
Бер көнне Гөлгенә очраклы рәвештә Саматның дустының хатыны Эльвираны очратты. Элек еш аралашалар иде, Гөлгенә бәлагә тарыгач, ире белән аерылышкач, Самат белән бәйле бөтен кеше үткәндә торып калды. Эльвира Гөлгенәнең хәлләрен сорашты, аякка басуы белән котлады, Самат ярдәм итәме дип сорады.
- Әйе, фатир алганда ярдәме тиде, диде Гөлгенә.
- Ярый әле бераз акча күчергән. Минем ирем тетмәсен тетте бит аның. Ничә ел гомер иткән хатыныңны иң авыр вакытта ташлап киттең, аерылышкач та бер тиен дә акча бирмәгәнсең, дип, минем ирем бик каты орышты аны. Шуннан соң намусына көч килгән икән. Хәер, болай да җәзасын алды инде. Ниндидер сәбәпләр аркасында күптән түгел вазифасыннан төшерделәр, синнән соң бер хатын белән яши башлаган иде, анысы ташлап чыгып киткән, ди. Әле фатирында эчеп ята икән, дип сөйлиләр.
- Мин белмәгән идем. Мин аңа рәнҗемим. Буласы булды инде. Ул үткәндә калды.
Бу хәбәргә шатланмады да, көенмәде дә Гөлгенә. Күңелдә бушлык иде. Җәзасын алган, әмма Гөлгенә никадәр ачулы булса да, аңа начарлык теләмәде. Гаеп Саматның үзендә.
Ә икенче көнне Гөлгенәгә Саматның апасы Сиринә шалтыратты.
- Саматның тормышында авырлыклар килеп чыкты, эчүгә сабышмаса ярар иде, дип борчылабыз, бәлки кире кайтырсың, сез бит ничә ел бергә яшәдегез,- ди. Гөлгенәнең шул тиклем ачуы килде!
- Ә миңа авыр вакытта сез кайда идегез? Самат кайда иде? Яныма килү, ярдәм итү түгел, шалтыратып хәлемне дә белмәдегез. Бу сынаулар миңа кемнең кем икәнен бик яхшы күрсәтте. Ә хәзер үзегезгә авыр вакытта мин кирәк булдыммы? Самат сау-сәламәт ир-егет, мондый гына авырлыкларны җиңеп чыгар. Саматка да, сезгә дә бер үпкәм дә юк инде, әмма тормышымның сезнең гаилә белән бәйле бите ябык! Үткәнгә юл юк! - диде Гөлгенә кистереп һәм телефонны куйды. Аннан бераз аптырап торды. Саматның апасына караганда, үзенә аптырады бугай. Карале, ул хәзер үзен үзе яклый белә икән бит! Сиринә түгел, Гөлгенә үзе үзеннән моны көтмәгән иде. Әйе, хәзер инде Гөлгенә бөтен кешегә ярарга тырышып, үзен башкаларны коткарырга тиешле дөнья тоткасы итеп тоймый. Самат көчле кеше, мондый гына авырлыкларны ул үзе дә җиңеп чыгар. Гөлгенә аңа ышана һәм бәхет тели. Чын күңелдән.
Кызык дөнья дигәннәре! Элегрәк булса ул бит чыгып чабыр иде. Мин аңа кирәк икән, мин булдырам, мин аны коткарам, шуның өчен ул мине кадерләячәк, дип уйлар иде. Ә хәзер Гөлгенә үзен үзе кадерләргә өйрәнде. Самат үзе ялынып килсә дә, Гөлгенә кире кайтмаячак. Үзен санга сукмаган кешеләр янында яшисе килми аның хәзер. Бу гомер шундый кыска икән, шул кыска гына гомердә интегеп, кадерсезләнеп яшәү кирәкми. Ә бүгенге тормышына рәхмәтле Гөлгенә. Булганына шөкер итәр өчен аны югалтып карарга кирәк икән. Ул үзенең гомеренең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлады. Гөлгенә көзгегә карады. Аннан аңа сөйкемле үз-үзенә ышанган, аякларында нык басып торган хатын-кыз карый иде. Бик канәгать калды ул үзенең көзгедәге чагылышыннан. Ә иң мөһиме, аңа үзенең күңел халәте ошый иде. Күңелдә давыл түгел, анда рәхәт тынычлык хөкем сөрә иде. Ул барысына да рәхмәтле һәм канәгать иде.
Дилбәр Исраева
(ахырын иртәгә укыгыз)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5