Безнең Иске Кулаткы районында мөселманнарны берләштереп динебезне алып баруда 26 мәчет эшләп тора. Имамнарыбыз дини йолаларны үтәүдә, шәкертләребезгә гыйлем бирүдә зур эш
башкаралар. Ләкин дин әһелләребезнең олы яшькә җитүләре, вафат булулары аларның урынына яңа имамнар кирәклеге турында да искә төшерә.
Иске Мостяк авылының “Югары оч” мәчетендә Әкрам хәзрәт Салихов озак еллар баш имам булып торды. Ләкин аның кинәттән вафат булуы күп мөселманнарыбызның күңеленә авыр кичерешләр өстәде,тыныч ятсын мәрхүм.
Озак та үтми аңа алмаш итеп бу мәчеткә мөселман кардәшебез Мөнир Исхак улы Алтынбаев вакытлыча билгеләнде. 6 ай сынау үткәч, искемостяклылар аны бердәм булып законлы имам итеп сайладылар. Дәвамын газетаның 10 санында укыгыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3