Моннан сигез ел элек нәкъ 8 июль көнне Сүрия җирендә безнең якташыбыз Рәфагать Мәхмүт улы Хәбибуллин тимер очкычта һәлак була. Россия Героеның тулы исеме Рәфагать. Әмма туганнары һәм хезмәттәшләре аны Рәфать дип йөрткәннәр.
Россия Героен безнең районыбызда гына түгел, ул хезмәт иткән төбәкләрдә дә, илебездә дә бик күпләр белә.
Хезмәт вакытында полковник Хәбибуллин күп кенә “кайнар нокта”ларда була: осетин-ингуш һәм грузин-абхаз конфликтлары зоналарындагы хәрби хәрәкәтләр, ике Чечня кампаниясе, 2008 елда Грузия һәм Көньяк Осетия арасындагы сугыш. Ул тәҗрибәле очучы-снайпер була.
Ел саен аның туган көнендә Иске Кулаткы районында искә алу чаралары уза. Ә һәлак булган көнендә менә дистә елга якын инде туган авылы Вязовый Гайда зур туристик слет оештырыла. Әлеге чара быел да 13 июльгә планлаштырылган.
#мыпомним#мыгордимся
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6