Бүген илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә.
Шушы уңайдан бөтен төбәкләрдә бәйрәм чаралары, төрле тантаналар уза. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең "Яшьләр паркы"нда да бүген 8 июль көнне үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде.
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм тантанасын матур, эчтәлекле җырлар белән бизәделәр. Ә район Башлыгы Лилия Богданова һәм район хакимияте Башлыгының беренче урынбасары Илдус Хәсәнов үзләренең тәбрикләүләрен җиткереп, озак еллар мәхәббәттә яшәгән, шулай ук яңа гына сабыйлары туган яшь гаиләләрне хөрмәтләп, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Яшеллеккә күмелгән парк эчендә районыбызның гаиләләре, бала-чагалар, оныклары белән әби-бабайлар рәхәтләнеп концерт тыңлап, үзара аралашып, парк буенча саф һава сулап күңелләренә рәхәт ял алдылар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2