Предыдущая публикация
Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. 1 март көнне Яңа һәм Иске Мостяк авылларында халык белән очрашулар үтте. Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев районыбызда ел дәвамында башкарылган эшләр, демографик ситуация, киләсе сайлаулар турында чыгыш ясады, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтүче якташларыбызга, фермерларга, эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларын, уй-фикерләрен район җитәкчеләренә юлладылар, бергәләп булган проблемаларның чишү юлларын билгеләделәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6