Предыдущая публикация
Иң кадерле бүләк - ҖАН ҖЫЛЫСЫ
Бүгенгесе көндә ул бүләкнең
Иң тансыгы, иң-иң олысы.
Якыннарының бозлы йөрәгеннән
Күп кешенең җаны өши бүген
Шул бозларны эретерлек көчне
И Аллаһым, җибәр безнең өчен.
Яшик әле якты дөньяларда
Җаныбызның җылысын өләшеп
Тирә-якка биргән җылыдан
Торсын хәтта Кояш көнләшеп.
Күзләребез сөю нуры чәчсен!
Сынап түгел, сөеп карасын!
Серле карашыбыз тирә якка
Бәхет орлыклары таратсын!
Эчке бәхетен эзләп тапсын Кеше!
Шул бәхете аңа елмайсын!
Алтын-көмешләре белән түгел,
Рухи яктан Кеше бай булсын!
И Аллаһым! Сиңа таянабыз!
Нурлы ит Син Кеше күңелен!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13