Катлаулана бара тормышлар
Әллә ничек үтә кеше гомере
Сизелми дә кала көннәр, айлар.
Күзләр - киләчәктә... Иртәгәсе көндә
Бүгенге көн кала бер читтә
Уйлар- үткәннәрдә...Эх, яшьлекне
Кайтарырга дибез бер кичкә.
Бүгенге көн күз ачып йомган кебек
Бик тиз генә үтә дә китә
Өметләнеп безнең күңелебез
Иртәгәдән ак бәхетләр көтә.
Тормышыбыз җитеш...Тик бер нәрсә
Җан җылысы җитми күпләргә
Бүген бирсәк иде шул җылыны
Соңга калмый газиз кешеләргә.
Бүген кадерләсәк иде... Күзләренә карап
Рәхәтләнеп бер сөйләшсәк иде
Ярый әле син бар дөньяда дип
Кочып алып рәхмәт әйтсәк иде.
Дөньялыкта, кеше исән чакта
Ишетсен иде җылы сүзләрне
Күпме сөйләсәң дә ишетмиләр алар
Мәңгелеккә йомгач күзләрен.
Югалтулар авыр... Бик авыр бит
Кайчак ярдәм итми догалар да
Исән чакларында кадерлик без
Шул җиңеллек бирер безнең җанга..
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 23
Жан жылысы житми.
Рэхэтлэнеп сойлэшер кешен булмагач.
Рэхэтлэнеп сойлэшэк тэ иде, Кузгэ - кузгэ карашып.
Эле ...син бар эле, диеп ,
Эле ...син бар диеп ...доньяда.
Барып каберлэргэ, мэчетлэргэ кереп укысак та догалар.
Никтер тошкэ кереп ызаталар...терелэр хэм дэ ,, киткэнэр"
БУГЕН ...БУГЕН ЯРАТ !!!
Кабер остенен матурлыгы чисталыгы, якын кешенэ карата ихтирам.