Предыдущая публикация
Баш ботагымны киссәң –
Мин бит як-якка үсәм.
Киңлеккә китмәсен диеп,
Ян-якларымны киссәң –
Мин куелыкка үсәм.
Куелыкка үсмәсен дип,
Ябалдашымны киссәң –
Мин тамыр якка үсәм.
Бәгыренә чабыймчы дип,
Казып тамырыма төшсәң –
Каберең өстендә үсәм!
Ренат Харис
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев