Теленгәндә бәгырь телемнәргә, Үксегәндә җаным илереп, Артык берни өмет итмәдем бит, Тик җылы сүз көттем тилмереп... Үтәли җил йөрде... Ышык эзләп Үрсәләнгән йөрәк бер сызды... Томан арасыннан сукмак ярып, Көтмәгәндә син бит кул суздың... Җиде ят бит үзең... Үзең якын... Җылылыгын тоям кулыңның. Җибәрәсем килми... югалтасым... Бүләсем дә килми юлыңны... Син китәрсең... әйе... мин калырмын Төшләр ятьмәсенә чолганып... Мин ышанам, бәхет кыйпылчыгы Өннәремә китәр ялганып... Юлың озын... минем күзләр калыр Томан арасында күмелеп... Артык берни өмет итү түгел, Бер җылы сүз көтү... тилмереп!.. Ландыш Габдрахманова
    0 комментариев
    0 классов
    Барлык халык мең ярым – ике мең чамасында иде. Бу халык Фатихне фәлән яки төгән төрле күмү ягында булганлыгы өчен түгел, бәлки ничек булса да аны олуглаб ихтирам итеб озату өчен җыелганлар иде. Һәрхәлдә митинг ачылды. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/yakutlar-tabyladyr-vakyt-beln/atakly-tatar-dibe-fatikh-mirkhanny-avyruy-le-kmel-mrsime-dvamy-2
    0 комментариев
    1 класс
    Карачутыр хуҗасы янына барып җиткәч, бүгенге хәлләрне, аның хәлен аңлаган шикелле, муенын арканга үзе тыкты. Фәйзетдин моны ук көтмәгән иде. Болай да сыкрап торган йөрәге инде сикерергә үк тотынды – ул хайванның бу яхшы гамәленә чыдый алмады. Карачутырның күзләренә карады. Ул да елый икән бит! Ат та елый икән! Фәйзетдин сабырланырга тырышты. Йомшак дәшкәләп, гадәтенчә, Карачутырның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан кат-кат яратып сыпырды, яңагын яңагына куеп торды. Аннан... элмәкне буылып үлмәслек ныгытты да арканның икенче башына барып асылынды. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/a-tugan-kaumem-gaziz/karga-karynyn-kem-belgn
    0 комментариев
    0 классов
    Апас районы музеенда җирле рәссам Илгиз Маликовның 1891 елгы Ышна вакыйгасына багышлап язылган картинасын күргәч. 1 «Музейларга кермәм», – дигән идем, Ничек кермисең, ди, керәсең... «Инде башка күрмәм», – дигән идем, Керәсең дә тагы күрәсең... Чыбыкларның сыгылып торган чагы, – Март, ахыры, таллар – чәчәктә. Тагы бер музейга барып кердем, Каршы алды тальян, чәкчәк тә... Күз яшьләрем чәчрәп кенә чыкты «Күрмәм» дигән күренеш алдында: Гыйсъяннарны пешкән чыбык белән Суктыралар... Ышна ягында... Хәким дигән иблис, җаһил, ялчы Җансыз сандыр, бары сан гына... Санап бара, ничә чыбыктан соң Гыйсъян җаннан калыр кан гына. Каны агып торган ак күлмәкле Ил ирләре ята, сугылган… Мәйдан халкы җаны әрнүеннән, Кара кайгысыннан егылган. Йөз утыз ел элек... Бүген дә шул Хакыйкатьның сырты ялангач. Суктыралар башка корал белән, Таллар гына ала алмагач... Җәза тактасында – тагы берәү, Богаулылар тора чиратта... Әллә уйлыйсызмы бу көннәрне Калган диеп күптән еракта? Юк, юк! Азат җаннар китми җирдән! Җир – ул азат җаннар тәхете! Тик көрәшеп кенә алып була Халкың өчен җирдә бәхетне! Җәллад ничә гасыр тал пешерә, Кылыч кайрый, туплар ясата. Ә азатлык – богау тотмый, аны Алып булмый дию – сафсата! 2 Музейларга кермәм дигән идем, Ничек кермисең, ди, тарихыңа! – Җаны булган чыдамаслык хәлләр... Анда – тарихның да җаны гына! Ыңгырашып, үксеп елый-елый Чыгып барам Апас музееннан. «Әби, ник елыйсың, кем тиде?» – дип, Итәгемнән тарта, аһ, бер олан. Туктап калам, ничек елмаерга?! – Бу илаһи сабый күзләрендә Өмет нурын саклап калдырырга! Алай гына түгел, кирәк! Кирәк! – Өмет нуры сүнгән җаннарда да Өмет нурын кабат кабызырга! «Әйт, кем тиде?» – ди бит сабый бала. – Туган телдә туры карап күзгә! Җавап бирәм: «Бел син, нарасыем, Бәхет өчен нәрсә җитми безгә? – Синең белән минем аңлашуым Туган телдә һәм дә бәйсез илдә! Кем тидеме? Ансын һәркем белә! – Дәшми яшәүләре газап гел дә. Музей – тарих, ә син – киләчәгем! – Хәлләремә кердең туган телдә! Мин еламыйм, язгы тамчылар ул Түбәләрдән тамып тора әнә...» Нәҗибә Сафина
    0 комментариев
    0 классов
    Нух пәйгамбәр (г.с.) хатыны иренең көймә ясавыннан көлгән... Хәдистән Тынгылыксыз дөнья шавын тыңлаганда, үз-үземне тылсымчыга иш итәм, – каһкаһәләп көлүләрнең кайтавазын еллар аша аермачык ишетәм. Күптән мәгълүм: җанны тәмам кисә башлый гүзәл затның авыз ерып үртәве. Мондый хәлдә үтеп чыкмас киртә кебек сиземләнә җирнең һәммә үр-тавы. Елаганда ихлас хисләр актарылса, көлүләрдә байтак үт тә чагыла. Самимилек җитми тормыш сәхнәсенә – күзләреңне текәп бакчы чак кына. Нух пәйгамбәр юкка гына ясаганмы һәлакәттән йолып калыр көймәсен?! Җәберсенеп дәшәм хәләл җефетемә: «Игелекле ниятләрдән көлмә син!» Сынык рухлы гамьсез егет йолкып ташлар кальбендәге ашкындыргыч атын да. Адәм углы хәтта тауны тауга бәрер, сөеклесе хуплап торса артында. Көлү белән чикләнмәүче усал зәүҗә аждаһадай зәһәрләнеп ут өрсә; ачы мыскыл ешрак явар безнең башка, кухаркалар хаким булып утырса... Багындыргыч җиде җәннәт бакчасыннан сөрелүдә бардыр бөек гыйбрәт тә. Бәндә өчен һәрчак хаҗәт изге сүзләр каңгырашып йөри төсле горбәттә. Сабак алмас җиһан буйлап сибә вакыт туфан ише сынауларның шау комын. Кешеләрем, ай-яй, авыр кичерәсез һәрнәрсәгә көлеп карау шаукымын! ...Минем уйлар әллә кая кереп китте – бисмилласыз тоттым бугай каләмем. Рәнҗетмәсәм ярар иде әнкәемдәй рәхим-шәфкать ияләре галәмен. Зиннур Мансуров
    0 комментариев
    0 классов
    Төп урамнарның берсен танымый тор әле син! Парижда, мәсәлән, моны күз алдына да китерүе кыен. «Ротонда» берничә гасыр элеккеге кебек үк шул көе тора, керәсең – каршыңа Модильяни белән Ахматова җитәкләшеп чыгар сыман... УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/hikaya/karyndykly-ide-tarazase-xikaia
    0 комментариев
    1 класс
    Татар милләте өчен Тукай шундый шагыйрь: аңа күкләр тарафыннан мөкатдәс вазифа йөкләнгән; язган китаплары да гадәти түгел, чөнки алар халыкның рухи кыйбласын дөресләп торыр дәреслеккә әверелгән. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/t-g-r-k-st-l/tukaj-gasyry-devam-ite-8230
    0 комментариев
    0 классов
    Өскә үсмәсен әле дип, Баш ботагымны киссәң – Мин бит як-якка үсәм. Киңлеккә китмәсен диеп, Ян-якларымны киссәң – Мин куелыкка үсәм. Куелыкка үсмәсен дип, Ябалдашымны киссәң – Мин тамыр якка үсәм. Бәгыренә чабыймчы дип, Казып тамырыма төшсәң – Каберең өстендә үсәм! Ренат Харис
    0 комментариев
    0 классов
    Островский урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан музейны казанлылар моңарчы Шәриф Камал музей-фатиры дип белә иде. Хәзер ул яңа концепция буенча «Татар китабы йорты» буларак тәкъдим ителде. Рәсми исеме – «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры». УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/muzeylarybyz/kazan-zgend-tatar-kitaby-iorty
    0 комментариев
    0 классов
    Син һаман яшь – кырык өчтә, Мин картайдым нәкъ шул кичтә: Чәчләремә кырау кунды, Йөрәгемә әрнү тулды, Йөзем сулды, Күзләремнең төсе уңды. Яшь шул әле, син яшь һаман – Егет, дию хәтта таман. Минем хәлләр?.. Әйтим – яман: Тере тәндә тозлы яра, Яралардан кан-яшь тама, Ә үзләре гел яңара, Гел яңара – Йөзе кара. ...Вөҗүдкенәм дөрләп яна! Эльмира Шәрифуллина
    1 комментарий
    1 класс
  • Класс
kazanutlary
  • Класс
Показать ещё