#ДеньПобеды
#9Мая
#ОмТНКАИбирь
#Аккалфак
8нче май көнне ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлау нияте белән Омски шәһәрен иңләп-буйлап, теркәлгән адреслары буенча йөреп кайтырга дип, мохтарият директоры вазифасын үтәүче Марат Сафарович Катыров белән бергәләп, шәһәргә чыгып киттек. Шулай туры килде, адресатларыбыз шәһәребезнең берсе бер башында, икенчесе - икенче башында яши булып чыктылар. Ә без шәһәрнең өченче капма-каршы ягында булып чыктык))) Әле ярый, машинада барасы, шәһәр транспортында чайкаласы түгел җиттек... Нишләптер, телефонга күпме шалтыратсам да, җавап бирми... Кызы Гөлфирә дә бүген элемтәгә чыкмады, югыйсә, алдан хәбәр ителгән иде бит инде, сәгатен үк булмаса да, көне әйтелгән иде...
Борчылып киттем... Әллә бер-бер нәрсә булдымы икән дип уйладым... Алай да кирәкле этажга күтәрелеп, ишек янына килеп туктагач, бисмилламны әйтеп, звонокка бастым... Ишек артында шым гына кыштырдаган тавыш ишетелде... Кем бар дип сорамыйча гына, ишекне ачтылар... Рәхмәт яугыры... Зәйтүнә апа үзе ачып, үзе каршылады безне... Быел да күрешергә насыйп булган икән безгә...
Зәйтүнә Хәмзә кызы Ниязовага 97 яшь. Өч яшеннән әнисе үлеп китеп, унөч яшендә әтисез калган дөм ятим бала тормышның ачысын-төчесен кирәгенчә татыган инде ул...
Минем беренче укытучым, гомер бакый Чарналы авылы башлангыч мәктәбендә укыткан, тыл ветераны, хезмәт ветераны, биш бала анасы... Хатирәләр бик күп, сөйли китсәң, сүзнең бетәсе юк...
Ә безнең әле тагын да барасы җиребез бар...
Зөлхиҗҗә Мәхмүт кызы Итанякова... Зөлхиҗҗә апа быел йөз дә бер яшен тутырган әби...Искиткеч, әйеме... Йөзендә эчке бер нур балкып торган әбиебез моңа хәтле үз көнен үзе күрә иде, балалары, оныклары килеп китеп кенә йөриләр иде... Ә хәзер аның янында үзе тәрбияләп үстергән оныгы Оксана ханым кечкенә, биш яшьлек оныгы Миша белән иделәр... Зөлхиҗҗә апа Омски җәмигъ мәчете имамы тарафыннан бүләк ителгән чапанын киеп, шулай ук бүләккә бирелгән диспене кулына тотып фотога төшәргә ризалык бирде... Бигрәк аралашучан безнең әбиләр)) истәлеккә бай тормыш юллары бер дә тигез булмаган бит аларның, җәбер-золымны да күп күргәннәр, ә күңелләрендә ышаныч, ярату хисе сүрелмәгән, сүнмәгән... Исәнлек телик әле без дә аларга!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев