📚
@tatnet, @radio_belem, @kitap_fm, @kamalteatr, @klub_sharyk, @ balama.tatar , @ano_sc һәм @adabimarathon; төркемнәренә кушылдым.
#КитапИңШәпБүләк челленджында катнашырга ният кылган идем...
Китап - иң шәп бүләк! Үзем китап укырга яраткач, мин үзем дә шул фикердә. Соңгы вакытта кулларына китап тотып карамаган дусларыма, якыннарыма китап белән дус булырга кирәклеге турында еш такылдый башладым бугай... Болар я барысы бергәләшеп китап укырга тотынырлар, яисә үземне дуслар арасыннан сызып ташламагайлары дип шикшенеп (шикләнеп) йөрим әле!)))
Бүген дә Ак калфак ханымнарын, дусларымны җыеп алдым, янәсе, мин сезгә китаплар бүләк итәсем килә, килегез әле, дидем, бер күрешеп сөйләшик! Үзләре дә буш кул белән килмәгән булып чыктылар, дускайларым... Бүләк ашы - кара-каршы, дигәндәй... И, матур булды да соң бүгенге җыелуыбыз! Мин инде беркадәр ханымнарны бүгенге популяр язучылар белән таныштырып киткән идем, алар бик яратып китаплар укыдылар...
Бүләк итәсе китапларны баштан ук, кемгә, нинди китап күбрәк килешер дип, уйлап, фигыленә туры китерергә тырышып сайладым...
- Валеева Әминә ханыма Гөлсинә Галимуллинаның "Ай күлгә сыенганда" исемле китабы;
- Газизә Кармушаковага - Зифа Кадырованың "Синсез үткән язлар" китабы;
- Садия Мухаметшина ханыма - Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабы;
- Фәния Карабаева ханыма - Вәсилә Хәйдәрованың "Мизгел" китабы;
- Зәлифә Рахмангулова ханыма - Георгий Ибушевның "Рәхмәт сиңа, җыр" исемле шигырьләр җыентыгы китабы;
- Гөлзирә апа Кусаматовага - Айгөл Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда..." исемле китабы;
Марат Сәфәр улы Катыровка да кызлар китаплар бүләк итеп җибәрделәр, өч китапның берсе татар телендә иде."Мин дә татарча китап укып карыйм әле", - диде ул, безнең белән саубуллашып китәр алдыннан.
Соңрак без укыган китапларыбыз турында фикер алышырга җыелырбыз, бер-беребезгә укыган китабыбызны биреп торырбыз - әйдә, алар да бер рәхәтләнсеннәр әле! - диярбез...
Мен шундый челлендж... әлегә телгә бик ятышсыз, колакка шыксыз ишетелә торган әллә нинди сүз...
#ТатнетныҮстерүФонды, #БелемРадиосы, #КитапРадиосы, #МиллиРадиоКитап, #КамалТеатры, #ШәрыкКлубы, #АНОШколаКомпетенций, #Балама, #ӘдәбиМарафон
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев