Минем дә сезнең белән уртаклашыр сөенечем бар... Татарстан республикасы һәм РФ буенча уздырылган бәйгеләрдә катнашып, 1 урынга лаек булу - минем өчен зур җиңү инде бу!!!
Бу сөенечемә дә әдәби марафон сәбәпчедер, мөгаен)))
"Бүген Яшел Үзәннең 31 нче "Чишмә" балалар бакчасында - милли мәгариф буенча ресурс үзәгендә
VI Регионара Шиһабетдин Мәрҗәни педагогик укулары узды
Укуларда Яшел Үзән районы һәм Татарстан Республикасы районнары, Чуаш Республикасы Шыгырдан районы, Ульян өлкәсеннән, Омск өлкәсе "Ибирь" Татар милли автономиясе, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкилләре чыгыш ясадылар.
Фагыйлә ханым Чумарова онлайн чыгыш ясады.Бик зур рәхмәт барлык катнашучыларга! hәрбер катнашучыга дипломнар таршырылды.
Гөлинә Растямовна "
Ни өчен әдәби марафон сәбәпчеме???
Чөнки Нурфия Халикова бүләк иткән китап буенча әзерләгән идем бу чыгышымны))) Исегездәме, бер чемодан китаплар төяп кайтып киткән идем!!! Шулар арасында Нурфия бүләк иткән китаплар байтак иде!
Мин бик сөенәм, бу китаплар тик тузанланып киштәдә ятмаганнары өчен!!!
Һәр китап минем өчен хәзинә һәм мин аларны куллана алуыма шатмын!!!
Рәхмәт барыгызга!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5
Юлларымда миңа дошманлык кылганнарны да гафу итәрлек көч һәм сәләт биргәненә рәхмәтлемен!!!
Яхшылык һәм иминлек кылганнарга Аллаһыдан алар өчен дә иминлек һәм яхшылык сорыймын!!!