Предыдущая публикация
Көннең кызу мәле,
Түгел ни димәле.
Баралмасымны белде,
Турция үзе килде.
Кояшы кыздыра,
Ашый, хәлне ала,
Египедтан уздыра.
Чишмәдәй тир кала.
Кычырткандай черки
Кирәкләрне бирә.
Коры һава бөрки ,
Җансыз әйләнә-тирә.
Хатын-кыз ярым шәрә,
Ирләр шорти кия.
Кайчан болыт яшәрә?
Кирәкми Турция, Төркия.
Ниһаять күк яшәрде,
Көткән яңгыр яуды.
Бар дөнья яшәрде,
Көн без теләгәнчә ауды.
Турциягә күнекмәгән,
Ял тансык түгел.
Үзебезчә булсын гел.
Үз ягым кадерле, бел.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
05.08.16.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев