Ромашкалы чәй
Кирәк әйберләр:
2 стакан кайнар су
3 балкашыгы кипкән ромашка
1 пакетлы кара чәй
1 балкашыгы бал
Ромашканы аерым, пакетлы кара чәйне аерым өстенә 1 стакан кайнар су салып төнәтәбез. Икесен дә капкач белән каплап тотабыз. 25 минуттан икесен бергә кушабыз. Бер чәй кашыгы бал салып болгатабыз. Йоклар алдыннан эчәргә менә дигән чәй әзер!
Чамбырлы чәй
Кирәк әйберләр:
0,5 литр кайнар су
7 г кипкән чамбыр
1 пакетлы кара чәй
2 гөлҗимеш
1 балкашыгы бал
Чамбырны термоска салабыз, өстенә кайнар су коябыз. 1 пакетлы кара чәй, гөлҗимеш салабыз. Ярты сәгать төнәтәбез. Аннан бал өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Йокы тыныч һәм тәмле булсын дисәгез, әлеге чәйне эчегез.
Мелиссалы чәй
Кирәк әйбеләр:
2 стакан кайнар су
2 балкашыгы кипкән мелисса
1 пакетлы кара чәй
3 балкашыгы шикәр комы
Мелиссаны аерым, кара чәйне аерым төнәтәбез. 25 минуттан икесен бергә кушып яхшылап болгатабыз. Шикәр комы салабыз. Тагын болгатабыз. Мелиссалы тәмле чәй әзер!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев