Әниләре шатланганын күрү,
Олы бәхет һәрбер балага.
Ешрак кайтсак аннан да зур,
Бүләк юктыр хәзер аларга.
Без янында булсак - әниләр,
Кая басканнарын белмиләр.
Авыру сырхауларын онытып,
Атлап түгел очып йөриләр.
Сиздерми ул әле кичә генә,
Башын күтәрәлми ятканын.
Көч- хәл белән генә тотынып,
Иртән аягына басканын.
Күз нурларын тәрәзәгә текәп,
Безне көткәнен дә беләбез.
Борчылмасын өчен алданырак,
Хәбәрен дә биреп куябыз.
Кайтам!-дигән хәбәр алуга,
Керфек какмый, күздә йоммыйлар.
Кайтып күренмичә баласы,
Тынычланамы соң әниләр?
Бусаганы атлап керүгә,
Күренүгә әни күзенә.
Сабыйларча сөенә- сөенә,
Аш- су бүлмәсенә йөгерә.
Чәйләп алгач ерак юлдан соң,
Яннарыңа сыенып утырыр.
Җыерчыклы ,йомшак кулы белән,
Аркалардан кат- кат сыпырыр.
Моның нинди бәхет икәнен,
Олыгайгач кына таныйбыз.
Әни барда гына үзебезне,
Һаман бала итеп саныйбыз.
Көткән ана хәлен аңлагыз,
Кайтам дигәч кайтмый калмагыз!
Килер вакыт - кояш кебек балкып,
Безне каршы алган чакларын,
Теләсәк тә кайтара алмабыз!
Җәвит Шакиров шигыре
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2
Бу авыл баласынын барсыннан да уткэн хэл , зур рэхмэт хэтирэлэрне кузгатып жибэрэсен , Ходай тазалыклар биреп тагын да язарлык фэрман бирсен .