Саклап куегыз!
Майлы булмаган диетик шашлык өчен күпләр тавык түшен сайлый. Ак иттә май юк, ул чынлап та коры була.
Аңардан ясалган шашлык тәмле булсын өчен берничә киңәш:
Тавык итен төнгә тозлыкка салып калдырыгыз. Карт тавык ите булса, тозы күбрәк булсын. Гадәттә, бер литр суга 25-30 гр (бер аш кашыгы өеп) тоз салалар. Иткә тозлыкны аны күмәрлек итеп салырга һәм төнгә суыткычка куярга кирәк. Аннары теләсә нинди маринадта тотабыз. Бу юлы тоз салырга һәм озак маринадларга кирәкми.
Әмма бу очракта тавык ите сыйфатлы булырга тиеш.
Шашлык өчен тәмле соус
3 аш кашыгы өеп томат пастасы
1 чәй кашыгы шикәр комы
Тәменчә кара борыч
1/3 чәй кашыгы тоз
3 тырнак сарымсак
Бер бәйләм кинза
30 мл үсемлек мае
100 мл су.
Бөтен ингредиентларны блендер белән изәбез. Соус шашлык өчен дә, ит һәм спагетти белән дә тәмле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев