Туган бала һәрберсе дә,
Бәхетле булып калсын,
Өлешенә тигән көмешен,
Барсын да үзе алсын.
Доньяга килгән балага,
Көмеш күпләп бүленә,
Күпмесен алып өлгерү,
Тик соңырак беленә.
Баланың бәхет өлеше,
Күп очраклардан тора,
Тулы гаилә дә үсүе,
Бәхеткә алып бара.
Бала ризык белән туа,
Булса ананың сөте,
Тана сөте күпне бирми,
Кирәк аңа ана сөте.
Таза булу,эш ярату,
Ата-ананы тыңлашу,
Ул дөрес тәрбия була,
Була гаиләдә аңлашу.
Өйдән киткәч балаларны,
Күп авырлыклар көтә,
Бирешмәйче көршә,көрәшә,
Гомер үтеп тә китә.
Онытмагыз анагызны,
Булсагыз да калада,
Ана йөрәге ул сизгер,
Аның күңеле балада.
Эй балалар онотмагыз,
Ата-ананың сүзләрен,
Кай чагында көтә,көтә,
Талдырмагыз күзләрен.
Күпчелек кеше тормышта,
Көмешне үзе коя,
Андый кешеләр гомергә,
Бәхет барлыгын тоя.
Гомергә кеше бәхетне,
Үзе төзи тырышып,
Тырыш һәр чак җиңеп чыга,
Гомер буе кыешып.
Бәндә җылый,Алла бирә,
Сабырлык кына кирәк,
Булганына канәгат булып,
Яши белергә кирәк.
Кешегә күп тә кирәкми,
Тигән көмешен алса,
Өсте бөтен,тамагы тук,
Үлем ходайдан булса.
Тормыш юллары катмарлы,
Аны үтәргә әзер тор,
Җиңел үтәргә уйласаң,
Авырлыкка әзер тор.
Галин.Р.Т. 29.06.2024 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев