Чүплек. Повесть (1)
Мостафа укырга гына яратмады. Атнасына бер-ике мәртәбә, мәҗбүри рәвештә мәктәпкә барып, көн үткәреп кайткан егетне, “өчле”ләр белән чак сигез классны тәмамлатып котылдылар да, аның турында оныттылар. Үзенә кирәген ул үзе баш ватып уйлап чыгарды, чутлады, интекте. Тик үзе эзләп тапкан саннарны, формулаларны бер дә онытмас булды. Мәктәптән котылгач, ул ныклап агач эшләренә тотынды, әтисенең уң кулына әверелде. Алар үз авылларыннан гына түгел, тирә-яктан да заказлар ала башладылар. Йомычка тулы йортта эш һәрчак кайнап торды.
Көннәр айларга, айлар елларга тоташып ага бирде. Әлфия, унынчы классны тәмамлап, укытучылар әзерли торган училищега укырга барып керде. Көзен Мостафага да армиягә повестка килде...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11