Жиләк туңдырабыз
Күп хуҗабикә җиләкләрне туңдыруны өстенрәк күрә. Туңдырылган җиләк-җимеш А, С һәм В төркеме витаминнарын саклый.
Туңдыру өчен тулысынча өлгергән, әмма йомшармаган җиләк кирәк.
![🍓](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f353@2x.png)
Җиләкләрне салкын суда сак кына чайкарга һәм таратып киптерергә.
![🍒](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f352@2x.png)
Коры чиста җиләкләрне пластик контейнер яки ябыла торган зип-па-кетларга тутырып, туңдыргычка куярга. Болай туңдыргычтан ис сеңми. Пакетта һава калмаса яхшы. Пакет авызына коктейль таякчыгы тыгып, андагы һаваны суырып алырга була.
![🍇](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f347@2x.png)
Пакет, контейнерга җиләкләрне бер тапкыр кулланырлык кына итеп салыгыз. Эретеп, кабат туңдырганда аның тәме, формасы бозыла, витаминнары югала, зарарлы микроорганизмнар үрчи башлый.
![🍊](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f34a@2x.png)
Туңдырылган җиләкләрне -18 °С-тан югары булмаган температурада бер ел сакларга мөмкин. -12 °С яки аннан югарырак температурада 4 айда кулланып бетерергә кирәк.
Нет комментариев