Предыдущая публикация
Иптәшләр белән бергәләп,
Балык каптыру рәхәт.
Аңлаганга халәтемне
Кәләшемә мең рәхмәт.
Күз алдында тәләкә
Уйный: йөзә, чума калка.
Тартасың –кармак буш,
Алданып күңел ялка.
Утырасың өметләнеп,
Тотам дип, вакыт үткәреп.
Кармактагы азыкны,
Балык китә күтәреп.
Кунып, балыксыз кайткач,
Кәләш каршылай ысылдап.
-Балыкка дип, авыз ачма,
Уха пеште, -ди пышылдап.
Сания Шәрипова, Башкортостан,Бүздәк
27.04.18.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев