Быел дөньядагы иң эре тимер юл магистральләренең берсе – Ленин комсомолы исемендәге Байкал-Амур тимер юлының 50 еллык юбилее билгеләп үтелә.
1974 елның 8 июлендә СССР Хөкүмәте карары белән озынлыгы 4 мең 324 километр тәшкил иткән Байкал-Амур магистрале салына башлый. Коммунистлар партиясе чакыруы буенча меңләгән яшьләр төзелешкә китә. БАМ төзелешендә студентлар бригадасы составында Чишмә егетләре дә катнаша. Алар арасында педагогик хезмәт ветераны Закир Байбурин да була.
– 1978-1979 уку елы ахырында, физкультура институтының беренче курсын тәмамлаганда, БАМга җибәрү өчен студентлар отряды тупланды. 15 кеше самолет белән Иркутскийга барып төштек. Ярты көн шәһәр карап йөрдек, беренче тапкыр Байкал күлен күрдек. Кичкә таба самолетка утырып, БАМ башкаласы Тындага очтык, ә аннары автобус белән Нагорный поселогына барып җиттек, – дип хатирәләре белән уртаклашты Закир Зәки улы.
Мәкаләнең дәвамы сайтта
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев