Районыбызның «Турахан» Визит-үзәгендә мең ыруының фольклор форумы узды. Кунакчыл Чишмә җирендә, амфитеатрда, мең ыруы составына керүче районнардан килгән делегация вәкилләре очрашуы оештырылды.
«Турахан җирендә мең ыруы вәкилләре» фольклор форумында республиканың Чишмә, Әлшәй, Дәүләкән һәм Уфа районнары делегацияләре актив катнашты.
Форумның рәсми өлеше мең ыруы гимнын башкарудан башланды. Чишмә районы исеменнән алып баручы Альбина Әбүталипова, Вәсилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге «Гөлнәзирә» башкорт фольклор ансамбле һәм курайчы Салават Гыйльметдинов чыгыш ясады.
Тамашачылар Дәүләкән шәһәре, Дәүләкән һәм Әлшәй районнарыннан килгән кунаклар – Кифая Миңнегулова җитәкчелегендәге «Ахирәтләр» халык фольклор ансамбле, Гөлзирә Карагулова, Камил Буранов, Регина Хәйретдинова һәм Әнисә Вахитова чыгышларын бик яратып кабул иттеләр.
Мәкаләнең дәвамы сайтта
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев